Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 523:
Татар телендә “булдыру“ фигыле яки “... алу”, “... белү” тезмә фигыльләре ярдәмендә барлыкка килә торган сүзтезмәләр чирмеш телендә “хәл фигыль + '''мошташ'''” тоташтырмасы аша ясала. Мәсәлән: '''Мый марла лудын моштем.''' — Мин чирмешчә укый беләм. '''Мый марла лудын ом мошто.''' — Мин чирмешчә укый белмим.

Хәл фигыльләрнең беришесе, тезмә фигыльләр составына кертелгәндә, сөйләм телен җиңеләйтү өчен, кыскартылган шәкелдә, ягъни –ын, –ен кушымчаларыннан башка да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән: '''кычал(ын) ончаш''' — эзләп карарга; '''кӱэшт(ын) ончаш''' — пешереп карарга; '''тӱҥал(ын) пуаш''' — башлап җибәрергә.

Бу күренеш тамырында сүз ясаучы '''–ед''' ('''-эд'''), '''-ал''' ('''-ыл'''), '''-алт''' ('''-ылт'''), '''-ешт''' ('''-эшт''', '''-ышт''') кушымчалар булган хәл фигыльләргә хас: '''пургед'''(ын) — болгатып, '''коштал'''(ын) — чумырып алып, '''тӧргалт'''(ын) — кубып төшеп, '''руэшт'''(ын) —чабып (турап, кисеп мәгънәсендә), '''кӱрышт'''(ын) — куптарып һ.б.

Әйтергә кирәк, '''-алт''' һәм '''-ед''' ('''-эд''') кушымчалары фигыль юнәлешләрен һәм башка формаларны ясауда да бик актив кулланыла. Мәсәлән: '''кылдаш''' — '''кылдалташ''' (бәйләргә — бәйләнергә, бәйләнгән булырга), '''ямдылаш''' — '''ямдылалташ''' (әзерләргә — әзерләнергә), '''возаш''' — '''возалташ''' (язарга — язылырга), '''канаш''' — '''каналташ''' (ял итәргә — ял итеп алырга), '''шонаш''' — '''шоналташ''' (уйларга — уйланырга), '''вучаш''' — '''вучалташ''' (көтәргә — көтеп торырга), '''лияш''' — '''лиедаш''' (булырга — булгаларга), '''пуаш''' — '''пуэдаш''' (бирергә — өләшергә), '''налаш''' — '''наледаш''' (сатып алырга — күпләп сатып алырга), '''кошташ''' — '''коштедаш''' (йөрергә, килергә — йөргәләргә, килгәләргә).

Вакыт мөнәсәбәтләрен белдерүче хәл фигыльләр '''-меке''', '''-мешке''', '''-шыла''' кушымчалары белән ясала.

Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, '''-меке''' кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: '''возымеке мием''' — язгач барырмын; '''сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт''' — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; '''школ гыч толмеке, ачалан полшыза''' — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.