Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 727:
Сыйфатлар рәвешкә '''-н''' ('''-ын''') кушымчалары ярдәмендә әверелә: '''сай''' — '''сайын''' (яхшы), '''шокшо''' — '''шокшын''' (җылы), '''йӱштӧ''' — '''йӱштын''' (салкын).<br>
Башка сүз төркемнәренең үзгәрешсез булып киткән берәмлекләре дә рәвеш булып хезмәт итә ала: '''йӱдым''' — төнлә; '''телым''' — кыш көне (кышын); '''йолын''' — җәяү (“аяк” сүзенең иялек килеше); '''курымеш''' — мәңгегә (“гасыр” сүзенең хәл килеше).<br>
Рәвешләрнең '''-сек''' һәм '''-нек''' кушымчалары белән ясала торганнары фигыль гамәленең башлангыч мизгелен күрсәтә. Мәсәлән: '''ожно''' — '''ожнысек''' (элек — электән, күптәннән бирле), '''эрдене''' — '''эрденысек''' (иртән — иртәннән бирле), '''кунам?''' — '''кунамсек?''' (кайчан? — кайчаннан бирле?), '''изи''' — '''изинек''' (кечкенә — кечкенәдән үк). Соңгы мисалда '''изинек''' урынына '''изи годсек''' дип no әйтергә мөмкин.<br>
Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе '''–рак''' кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: '''талын''' (көчле) — '''талынрак''' (көчлерәк); '''писын''' (тиз) — '''писынрак''' (тизрәк); '''вара''' (соңыннан) — '''варарак''' (соңрак).<br>