Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 735:
Мәсәлән: '''Волгенче волгалте, (да) кӱдырчӧ рашкалтыш.''' — Яшен яшьнәде, (һәм) күк күкрәде. '''Мучашыже уло гын, тӱҥалтышыжат уло.''' — Ахыры булганның башы да бар. (Ахыры бар икән, башы да була). '''Мардеж пуалеш, пушеҥге лышташ тарваныш.''' — Җил исә, агач яфраклары шыбырдаша башлады.

Иярченле кушма җөмләләрдә алмашлыклар һәм рәвешләр дә бәйлек булып китәргә мөмкин: '''Кӧ пала, мом тудо шона.''' — Кем белә аның ни уйлаганын. Алмашлыклар һәм рәвешләр парлашып та килә ала: кӧ... тудо — кем... шул; тудо... кудо — шул... кайсыки; кузе... туге — ничек... шулай; могай... тугай — нинди... шундый; кушто... тушто — кайда... шунда; кушан... тушан — кая... шунда. Мисаллар: '''Кӧ колхозышто шога, тудо улан лийын ила.''' — Колхозга кергән мул тормышта яши. '''Кудо еҥым вучышна, тудо еҥ толын шуо.''' — Кемне көткән булсалар, шул (кеше) килеп тә җитте. '''Кайыкше могай, мурыжат тугаяк.''' — Кошы нинди булса, җыры да шундый. '''Кузе вашлийна, туге ужатена.''' — Ничек каршылаган булсак, шулай озатабыз.

Иярчен җөмлә гадәттә төп җөмләдән алда килә. Шарт иярчен җөмләләр '''гын''' бәйлеге белән бирелә, бәйлек үзе иярчен җөмлә азагында куела: '''Тый кает гын, мый ом кай.''' — Син барсаң, мин бармыйм. Әмма иярчен җөмләнең артта килә торган очраклары да бар. Әйтик, '''садлан''', '''сандене''', '''садлан кӧра''' кушымчалары белән ясала торган сәбәп-нәтиҗә иярчен җөмләләре катлаулы җөмләләрдә нәкъ шул тәртиптә урнаштырыла. Мәсәлән: '''Ивук книгам налнеже, садлан''' (сандене, садлан кӧра) '''библиотекыш кая.''' — Ивукның китап аласы килә, шуңа (шуңа күрә) ул китапханәгә бара.

Җөмлә кисәкләренең синтаксик роле аларның җөмләдәге урынына бәйле, шуңа күрә гадәти сүз тәртибен үзгәртү әйтелә торган фикерне дә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән: '''Тудо сай пашам ышта.''' — Ул яхшылык (яхшы эш) эшли. '''Тудо пашам сай ышта.''' — Ул эшне яхшы башкара.

Берничә гадәти сүз тәртибен билгеләп үтәргә мөмкин: