Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 526:
Вакыт мөнәсәбәтләрен белдерүче хәл фигыльләр '''-меке''', '''-мешке''', '''-шыла''' кушымчалары белән ясала.<br>
Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, '''-меке''' кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: '''возымеке мием''' — язгач барырмын; '''сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт''' — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; '''школ гыч толмеке, ачалан полшыза''' — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.<br>
Ә менә '''-мешке''' кушымчасы төп фигыльдәгедән соңрак башкарыла торган гамәлләрне белгертү өчен кирәк. Мәсәлән: '''Занятий пыты''мешке'', тыште лийына.''' — Дәрес бет'''''кәнче''''', монда булырбыз. Хәлбуки, мондый хәл фигыльләр татар телендәге -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалы тәңгәллекләр белән тәрҗемә ителә.<br>
Кушымчасы '''-шыла''' булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә үз “туганы” аша белгертелә: '''Пашаш кайы''шыла'', йолташем деке пурышым.''' — Эшкә бар'''''ышлый''''', иптәшем янына кереп чыктым.<br>