Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 521:
—    '''чоҥешташ''' — '''чоҥешт''' — '''чоҥештыде''' (очмыйча).

Күргәнебезчә, икенче төрләнеш фигыльләренең (возаш — возо, ышташ — ыште) тамыр азагындагы сузык авазлар (“о” һәм “е”) бу очракта да “ы” итеп үзгәртелә.

Татар телендә “булдыру“ фигыле яки “... алу”, “... белү” тезмә фигыльләре ярдәмендә барлыкка килә торган сүзтезмәләр чирмеш телендә “хәл фигыль + мошташ”'''мошташ'''” тоташтырмасы аша ясала. Мәсәлән: '''Мый марла лудын моштем.''' — Мин чирмешчә укый беләм. '''Мый марла лудын ом мошто.''' — Мин чирмешчә укый белмим.

Хәл фигыльләрнең беришесе, тезмә фигыльләр составына кертелгәндә, сөйләм телен җиңеләйтү өчен, кыскартылган шәкелдә, ягъни –ын, –ен кушымчаларыннан башка да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән: '''кычал(ын) ончаш''' — эзләп карарга; '''кӱэшт(ын) ончаш''' — пешереп карарга; '''тӱҥал(ын) пуаш''' — башлап җибәрергә.

Бу күренеш тамырында сүз ясаучы '''–ед''', '''-ал''' ('''-ыл'''), '''-алт''' ('''-ылт'''), '''-ешт''' ('''-эшт''', '''-ышт''') кушымчалар булган хәл фигыльләргә хас: '''пургед'''(ын) — болгатып, '''коштал'''(ын) — чумырып алып, '''тӧргалт'''(ын) — кубып төшеп, '''руэшт'''(ын) —чабып (турап, кисеп мәгънәсендә), '''кӱрышт'''(ын) — куптарып һ.б.