Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

728 байт добавлено ,  1 год назад
Ләкин билгеләнүче исемнән соң килгәндә, сыйфат грамматик яктан шул сүз белән килештерелә. Ул шулай ук үзе исем булып киткәндә дә тиешле кушымчаларны кабул итә. Мәсәлән: '''Нур ӱмбалне кажне ийын шурным, чаплым, куштена.''' — Кырларда ел саен икмәкне мулдан игәбез. '''Ме уым ыштена.''' — Без яңаны булдырабыз. '''Кевытышке кай, киндым нал, ик сукыр шемым да пел сукыр ошым.''' — Кибеткә барып, ипи алып кайт, бер кирпеч караны һәм ярты кирпеч акны.

Кайбер сыйфатларның һәм тулы, һәм кыскартылган шәкелләре була, мәсәлән: '''ошо''' — '''ош''' (ак), '''шеме''' — '''шем''' (кара), '''йошкарге''' — '''йошкар''' (кызыл), '''ужарге''' — '''ужар''' (яшел). Бу очракта билгеләнүче сүз алдыннан куелган сыйфатның кыска шәкеле кулланыла, арттан килгәндә яки исемләшеп киткән булса — тулысы: '''ош кагаз''' — ак кәгазь; '''йошкар тисте''' — кызыл байрак; '''ошо-влак''' — “аклар”, '''йошкарге-влак''' — “кызыллар”; '''йошкаргеш чиялташ''' — кызылга буяу; '''вольыклан ужаргым пукшаш''' — хайванга “яшел”не (димәк, яңа гына чабылган-урылган яшел үлән) ашату.

Нисби сыйфатлар ясау өчен киң кулланыла торган кушымчалар: '''-сы''' ('''-со''', '''-сӧ''', '''-сы''', '''-ысы''', '''-ысо''', '''-ысӧ''') һәм '''-ан''' ('''-ян'''): '''ял''' — '''ялысе''' (авыл — авылныкы), '''ола''' — '''оласе''' (шәһәр — шәһәрнеке), '''теҥгече''' — '''теҥгечысе''' (кичә — кичәге), '''эрла''' — '''эрласе''' (иртәгә — иртәгесе); '''вӱд''' — '''вӱдан''' (су — сусыл), '''пеледыш''' — '''пеледышан''' (чәчәк — чәчәкле), '''ӱй''' — '''ӱян''' (май — майлы).

Аергыч ролен сыйфат кына түгел, билгеләнүче сүз алдыннан килә торган башка исем дә үти ала. Бу очракта мондый исемнәр бернинди грамматик үзгәреш кичерми: '''кӱртньӧ корно''' — тимер юл; '''шӱм йолташем''' — җан дустым (йөрәк дустым).

Чирмеш телләрендә дә сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре була. Чагыштыру дәрәҗәсе татар телендәгегә тулысынча тәңгәл килә һәм '''–рак''' ('''-ырак'''), кушымчалары ярдәмендә ясала: '''сай''' (яхшы) — '''сайрак''' (яхшырак), '''писе''' (җитез) — '''писырак''' (җитезрәк). Ләкин бу очракта сингармония таләбе юк: '''леве''' (җылы) — '''леверак''' (җылырак).

4858

правок