Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 531:
Сыйфат (чирмешчә — палымут) әйберләрнең һәм төшенчәләрнең төрле үзлекләрен тасвирлый һәм җөмләдә исем янында аергыч яки кушма хәбәрнең исем өлеше буларак кулланыла.

Чирмеш сыйфаты, татар телендәге кебек үк, билгеләнүче сүз алдында торганда, аңа яраклашып төрләнми, ягъни сан яки килеш кушымчалары кабул итми. Мәсәлән: '''у книга''' — яңа китап, '''у книган''' — яңа китапның, '''у книга-влаклан''' — яңа китапларга.

Ләкин билгеләнүче исемнән соң килгәндә, сыйфат грамматик яктан шул сүз белән килештерелә. Ул шулай ук үзе исем булып киткәндә дә тиешле кушымчаларны кабул итә. Мәсәлән: '''Нур ӱмбалне кажне ийын шурным, чаплым, куштена.''' — Кырларда ел саен икмәкне мулдан игәбез. '''Ме уым ыштена.''' — Без яңаны булдырабыз. '''Кевытышке кай, киндым нал, ик сукыр шемым да пел сукыр ошым.''' — Кибеткә барып, ипи алып кайт, бер кирпеч караны һәм ярты кирпеч акны.

Кайбер сыйфатларның һәм тулы, һәм кыскартылган шәкелләре була, мәсәлән: '''ошо''' — '''ош''' (ак), '''шеме''' — '''шем''' (кара), '''йошкарге''' — '''йошкар''' (кызыл), '''ужарге''' — '''ужар''' (яшел). Бу очракта билгеләнүче сүз алдыннан куелган сыйфатның кыска шәкеле кулланыла, арттан килгәндә яки исемләшеп киткән булса — тулысы: '''ош кагаз''' — ак кәгазь; '''йошкар тисте''' — кызыл байрак; '''ошо-влак''' — “аклар”, '''йошкарге-влак''' — “кызыллар”; '''йошкаргеш чиялташ''' — кызылга буяу; '''вольыклан ужаргым пукшаш''' — хайванга “яшел”не (димәк, яңа гына чабылган-урылган яшел үлән) ашату.

Аергыч ролен сыйфат кына түгел, билгеләнүче сүз алдыннан килә торган башка исем дә үти ала. Бу очракта мондый исемнәр бернинди грамматик үзгәреш кичерми: '''кӱртньӧ корно''' — тимер юл; '''шӱм йолташем''' — җан дустым (йөрәк дустым).