Марат Кәбиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында [[Башкортстан]]ның [[Илеш районы]] [[Сеңрән]] авылында туа. Шул авылда сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, [[Югары Яркәй]]дәге һөнәрчелек училищесына китә. Аннан киң профилле механизатор һөнәре алып чыга.
 
1990 елда [[Башкорт дәүләт университеты]]ның журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Һәм “Йәнчишмә” дип аталган балалар гәзитенәгәҗитенә эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак [[Өмет (Уфа)|«Өмет» татар яшьләр гәзитегәҗите]]нә күчә. ГәзитГәҗит эше аңа бик күңелле булып тоела һәм кабат вузга бару теләген бөтенләй юкка чыгара. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып [[Башкортстан дәүләт педагогия институты]]ның татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыга.
 
Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, [[Айдар Галимов]] төркемендә, [[Хәния Фәрхи]] җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.