Шәһит Ходайбирдин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up using AWB |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 66:
Шәһит Ходайбирдин хәзерге Башкортстан Республикасының [[Күгәрчен районы]] Печәнче (хәзер [[Ходайбирде (Күгәрчен районы)|Ходайбирдин]]) авылында 1896 елның 9 (22) октябрендә ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.
1914 елда Ырынбур шәһәрендәге үзе укыган [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ннән андагы каты тәртипләргә ризалашмыйча, “Без” дигән сатирик кулъязма
Февральдән Октябрьгә кадәрге чорда Ходайбирдин Уфа гарнизоны солдатлары, шәһәрдәге эшчеләр, интеллигенция арасында ялкынлы оратор буларак та, матбугатта басылган мәкаләләре белән дә тиз арада танылу ала. 1917 елның маенда оештырылган Уфа Мөселман хәрби советының, аның башкарма комитетының һәм президиумының әгъзасы итеп сайлана, хәрби частьларда империалистик сугышны туктату, властьны эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советына бирү өчен агитация алып бара. 1917 елның 29 октябрендә Ходайбирдин рәислегендә үткән Мөселман хәрби советы утырышы Советларның II Бөтенрусия съездының Русиядә властьның Советларга күчүе турындагы белдерүен котлап, карар кабул итә. 30 ноябрьдә исә ул эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советының III Уфа губерна съездында делегат булып катнаша, Советларның губерна Башкарма комитетының әгъзасы итеп сайлана. 13 декабрьдә губерна революцион комитеты тарафыннан оештырылган революцион трибунал әгъзасы итеп тәгаенләнә. Шул ук вакытта, аңа Уфа губерна ревкомы каршында оештырылган башкорт эшләрен башкару комиссариаты рәисе урынбасары вазыйфасы йөкләтелә. 1918 ел башыннан ул — [[Уфа губернасы]]ның милли эшләр буенча комиссары урынбасары.
Юл номеры - 72:
1918 елның [[7 март]]ында Шәһит Ходайбирдин РКП (б) әгъзасы итеп сайлана. Шул ук елның 9 июнендә ул Уфа губревкомының мөселман бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Тагын бераздан аны Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариатының комиссия әгъзасы, башкорт бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1918 елның декабреннән — Уфа губернасының [[Минзәлә]] шәһәрендә өяз хәрби комиссары урынбасары, комиссарның тәэминат бүлеге мөдире.
Башкорт милли хәрәкәтен большевиклар ягына аудару өчен күп көч куя. 1919 елда «[[Кызыл яу]]»
1919 елның февралендә Шәһит Ходайбирдинны Уфага чакырып алалар. Апрельдә инде ул — Башкортстанның көньягында хәрәкәт итүче башкорт гаскәрләре составында 1нче башкорт кавалерия дивизионының, арытаба — 2нче башкорт кавалерия полкының комиссары.
9 июльдә [[Кызыл Армия]] гаскәрләре Уфаны алу белән Шәһит Ходайбирдин Вакытлы Уфа губревкомы әгъзасы һәм аның мөселман бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Җиң сызганып, губернада Совет органнарын тергезү эшендә катнаша. Бу чорда ялкынлы мәкаләләр белән халык арасында киң танылу алган Шәһит Ходайбирдин “25нче дивизиянең сәяси шөгъбәсе хәбәрләре” һәм “Кызыл юл” дигән
1919 елның декабрендә аны Бөрҗән-Түңгәвер районына җаваплы эшләргә җибәрәләр. Монда аңа берьюлы кантун башкарма комитеты рәисе, РКП(б)ның кантун комитеты сәркәтибе, кантунның азык-төлек комиссары вазыйфалары йөкләтелә.
Юл номеры - 84:
Башкортстанга ул апрель азакларында күкрәгенә Кызыл Байрак ордены тагып кайтып төшә. Шул ук көннәрдә аны Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, беркадәр вакыттан рәис урынбасары эшенә күчә. Кыска гына вакыт эчендә (1921 елның 9 декабреннән 1922 елның апреленә кадәр) ул республикада иң югары партия җитәкчесе — РКП(б)ның Башкортстан Өлкә Комитетының җаваплы сәркәтибе була. 1922 елның сентябреннән Шәһит Ходайбирдин — республиканың җир эшләре халык комиссары урынбасары, 1923 елның августыннан гомеренең соңгы көннәренә кадәр — Башкорт АССРның эчке эшләр халык комиссары.
[[Башкортстан (гәҗит)|«Башкортстан»]]
Ходайбирдин [[башкорт теле]]н гамәлгә кертү Комиссиясен җитәкли. Ул башкорт әдәби теленең нигезенә [[казакълар]] белән укмашып яшәгән тау башкортлары телен салу фикере белән катгый килешми. Башкорт әдәби телен [[татар теле]]ннән ерагайтмау яклы була.<ref>Ш. А. Ходайбирдин, «Ничек итеп язарга» // «Башкортстан», 1924, 8 февраль.</ref>
|