Дунай татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 122:
 
==Милли тормыш==
Румыния татарлары шактый бай һәм җанлы милли-мәдәни һәм иҗтимагый тормыш белән яши. Румыниядә эшләп килүче Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлеге “Кара диңгез” дигән журнал һәм “Анайорт” (“Ватан”) дигән гәзитгәҗит нәшер итә. Румыния телевидениесендә дә татарлар турында тапшырулар әледән-әле булып тора. Кырым сугышыннан соң бирегә күченеп килгән татарлар өчен Әбдел Мәҗит солтан тарафыннан 1856 елда нигезләнгән Меҗидия шәһәрендә төзетелгән мәчет тә бүгенгәчә эшли. [[Манкалия]] һәм [[Констанца]] шәһәрләрендә дә мәчетләр бар. Констанца шәһәре мәктәпләренең берсендә [[татар теле]] дә укытыла.
 
Бухарестта һәм Добруҗа өлкәсенең торак пунктларында яшәгән татарлар узган гасырның 50нче елларында СССР, шул исәптән [[Казан]] һәм [[Уфа]] шәһәрләре югары уку йортларында да белем алган. Ул вакытта алар татар телен дә Казанда нәшер ителгән китаплар буенча өйрәнгән.