Кытай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Sabircan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 453:
Кытай Халык Республикасының үзенчәлеге шунда: алар [[сәнәгать]] җитештерүе, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны техник яктан тәэмин итүдә [[авыл хуҗалыгы]] техникасы һәм инвентарьларны поставкалауда алга киткән. Узган гасырның 70нче елларында Кытай, җиргә дәүләт хуҗа булган шартларда һәм хөкүмәт ярдәме күрсә­телгәндә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәле­шендә зур казанышка иреште.
 
[[Янцзы]] елгасыннан төньяктарак [[бодай]] игәләр. Төньяк-көнчыгышта — {{comment|[[соякытай борчагы]]|соя}}, шулай ук [[тары]]ның бер төре — [[гаолян]] үстерәләр. Аның орлыгын азык буларак кулланалар. Әлеге вакытта Кытайда 500 миллион тонна [[ашлык]] җи­тештерелә. Ашлык культу­раларының уңышын күтәрүдә яңа технологияләр яхшы нәтиҗә бирә. Дәүләт ярдәмен тоеп, җирдә хезмәт итүче Кытай крестьяннары илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итә алды.
 
Кытайның куәтле сәнәгать потенциалы товарларны күп­ләп чит илләргә сату мөм­кинлеге бирә. Кытай товарларын [[АКШ]]ка [[экспортлау]] күләме — 398 миллиард, ә [[БРИКС]] илләренә нибары 141 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм, әлбәттә, БРИКСтагы илләрнең “Зур җиде”гә берләшкән илләргә экспорт күләме елдан-ел артуы да игътибарга лаек. Бу сумма 1,1 триллион доллар тәшкил итсә, эчке әйлә­нештәгесе 596 миллиард доллардан артмый.<ref>[http://kiziltan.ru/ekonomika/print:page,1,1380-bashkortstan-investiciyalr-mydany.html Башкортстан — инвестицияләр мәйданы]</ref>