Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

4 байта добавлено ,  1 год назад
төзәтмә аңлатмасы юк
}}
 
'''Албания''' яки '''АрнаутлыкАрнавытлык''' ({{lang-sq|Shqipёria}}, рәсми исеме – '''Албания (АрнаутлыкАрнавытлык) Җөмһүрияте''', {{lang-sq|Republika e Shqipёrisё}} {{IPA|[ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]}}) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль [[дәүләт]]. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — [[Тирана]], аннан кала иң зур шәһәрләре — [[Дуррес]] һәм [[Влёра]]. Албания [[Балкан ярымутравы]]ның көнбатыш өлешендә, [[Әдрән диңгез|Әдрән]] һәм [[Ионик диңгез]]ләрнең ярында урнашкан. [[Отранто (бугаз)|Отранто бугазы]] Албанияне [[Италия]]дән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта [[Сербия]], [[Косово һәм Метохия]] мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта — [[Черногория]] белән, көнчыгышта — [[Македония]], көньяк-көнчыгышта — [[Греция]] белән чиктәш.
 
Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең [[Далмация (Рим вилаяте)|Далмация]], [[Македония (Рим вилаяте)|Македония]] һәм [[Мёзия]] вилаятьләренә керәләр. [[1190 ел]]да Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. [[XVI гасыр]]да хәзерге албан җирләрен [[Госманлы империясе]] яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. [[1912 ел]]да, [[Балкан сугышлары]]ннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. [[1939 ел]]да Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә [[1943 ел]]да ул [[Алмания]] протекторатына әверелә. [[Икенче бөтендөнья сугышы]]ннан соң [[Әнвәр Хуҗа]] җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. [[1991 ел]]да Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.
10

правок