«Габдулла Кариев» битенең юрамалары арасында аерма

88 байт добавлено ,  2 года назад
төзәтмә аңлатмасы юк
Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга пүлисә кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы [[пүлисә]]гә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәируллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган [[паспорт]] ала һәм [[1905 ел]]ның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.
 
== Татар театрына нигез салучыхезмәте ==
Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.
 
«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.
[[Файл:Габдулла Кариев.jpg|мини|[[Яңа бистә зираты (Казан)|Яңа татар бистәсе зиратында]] Габдулла Кариев кабере]]
Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул [[1920 ел]]ның [[28 гыйнвар]]ында [[Казан]]да [[тиф]] авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан [[К. Тинчурин]] кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә [[Фәтхи Бурнаш|Ф. Бурнаш]] дусты истәлегенә язылган шигырен укый.
 
== Хәтер ==
[[Төркем:Татар театры]]
[[Төркем:«Сәйяр» актерлары]]
[[Төркем:Казанда вафатлар]]
[[Төркем:Татар режиссёрлары]]
1208

правок