Хәйдәр Акалаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес}}'''Хәйдәр Акалаев''' (Хәйдәр Хөснетдин улы Акалаев, {{ТД}}, {{wikidata|P19}} — {{ҮД}}, {{wikidata|P20}}) — РСФС…»
 
к фото һәм мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 1:
<small>{{мәгънәләр|Акалаев}}</small>
{{Шәхес}}'''Хәйдәр Акалаев''' (Хәйдәр Хөснетдин улы Акалаев, {{ТД}}, {{wikidata|P19}} — {{ҮД}}, {{wikidata|P20}}) — РСФСҖнең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре (1985), [[Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре|ТРның атказанган транспорт хезмәткәре]] (1995), СБКФнең Киров район комитетының сәркәтибе, 2 нче сәркәтибе (1959-1962), Казан троллейбус-трамвай идарәсе башлыгы (1962-1995).
[[Файл:Х.Х.Акалаев.jpg|200px|thumb|right|Х. Х. Акалаев]]
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1921 ел]]ның [[21 декабрь|21 декабрендә]] Төркистан АССР Сырдәрья өлкәсе Әүлия Ата өязе [[Тараз]] (''[[1856 ел]]дан Әүлия Ата, [[1936 ел|1936]]—[[1938 ел]]ларда Мирзоян, [[1938 ел|1938]]—[[1997 ел]]ларда Җамбыл, [[1997 ел]]дан [[Тараз]]'') шәһәрендә йон юучы гаиләсендә туган. Әтисе вафат булгач, гаиләсе белән [[Уфа]]га күченеп, шунда 7 сыйныфны тәмамлый. [[Казан]]га килеп, авиация [[Казан авиация техникумы|техникумына]] (''[[2007 ел]]дан [[П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте|көллият]]'') (''[[:ru:Казанский авиационно-технический колледж имени П. В. Дементьева|ru]]'') укырга керә. Яшәр өчен акча эшләү максаты белән, аңа җир үлчәүче, соңрак 22нче хәрби заводта эшләргә туры килә. [[1942 ел]]да техникумны тәмамлап, [[Бөек Ватан сугышы|сугышка]] китәргә теләк белдерә. Хәрби комиссариат аны [[Ижау]]га, сугыш вакытында шунда күчерелгән Ленинград артиллерия укуханәсенә укырга җибәрә. Хәрби укуханәне тәмамлагач, [[Көнбатыш фронт (Бөек Ватан сугышы)|Көнбатыш]], [[Калинин фронты|Калинин]], 2нче [[2-нче Балтика буе фронты|Балтыйк буе]] фронтларында сугышларда катнаша. Сугыштан соң 22нче хәрби заводта төрле вазифаларда эшләвен дәвам итә. [[1962 ел]]ның [[декабрь|декабреннән]] Казан {{comment|ТТИ|трамвай-троллейбус идарәсе}} башлыгы итеп билгеләнә һәм 33 ел буе шул эштә намуслы, иҗтиһатлы эшли. Ул башлык булганда төзелә һәм сафка бастырыла:
* 1нче трамвай депосы (150 берәмлеккә исәпләнгән, [[Себер тракты (Казан)|Себер тракты]], 46)
* 2нче трамвай депосы (150 бер., [[Павлюхин урамы (Казан)|Павлюхин]] урамы, 93)
* 3нче трамвай депосы (100 бер., [[Копылов урамы (Казан)|Копылов]] урамы, 1а)
* 1нче роллейбус депосы (100 бер., [[Дементьев урамы (Казан)|Дементьев]] урамы, 1)
* 2нче троллейбус депосы (100 бер., [[Тула урамы (Казан)|Тула]] урамы, 39)
* [[Павлюхин урамы (Казан)|Павлюхин]], 95, [[Короленко урамы (Казан)|Короленко]], 39, [[Карбышев урамы (Казан)|Карбышев]], 39, [[Чуйков урамы (Казан)|Чуйков]], 55, [[Кол Гали урамы (Казан)|Кол Гали]], 10 адреслары буенча тулай тораклар төзелә.
* Авария-тернәкләндерү хезмәте, юллар хезмәте һәм энергетика хуҗалыгы базалары ныгый.
 
== Бүләкләре, мактаулы исемнәре ==
* [[Кызыл Йолдыз ордены]]
* [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]]
* [[Хөрмәт Билгесе ордены]]
* [[1985 ел|1985]] — РСФСР атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре
* [[1995 ел|1995]] — [[Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре|ТР атказанган транспорт хезмәткәре]]
 
== Хәтер ==
Казанның электр трамвае хәрәкәте ачылуның 105 еллыгына 2нче санлы трамвай депосына Х. Х. Акалаев исеме бирелә.
 
== Сылтамалар ==
* ''Генрих Клепацкий.'' [http://k-metro.ru/kazantransport/kn100.htm Казанский трамвай — 100 лет.] МУП «Метроэлектротранс»
* [https://jutely.info/kazan/%E0%EA%E0%EB.html jutely.info]
 
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
[[Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре]]