Таһир Ильяси: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 39:
Т. Ильясиның бөтен иҗаты халыклар дуслыгын ныгыту, аларны бер-берсенең культура казанышлары белән таныштыруга хезмәт итә. Аның зур күләмле «Әл-мөфид» сүзлеге, ''Т. К.'' псевдонимы белән чыгарылган гарәп әдәбияты хрестоматиясе сыйфатындагы «Әдәби касыйдәләр» китабы татар укучыларын гарәп теле, мәдәнияте, әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыру үрнәкләре дип бәяләргә кирәк. Әлеге хрестоматиядә 35 гарәп классик шагыйренең поэзия үрнәкләре бирелгән.
 
Гарәп фәне казанышларыннан булган алгебра[[әлҗәбер]] фәне буенча Т. Ильяси татар укучыларына «[[Гыйльме җәбер]]» исемле дәреслек төзеп бастырган. Китапның икенче басмасы [[1915 ел]]да дөнья күрә. Т. Ильясиның география буенча да татарча дәреслек чыгаруы хакында хәбәр бар, ләкин ул китабы Казан китапханәләрендә табылмады.
==Гаилә хәле==
Т. Ильяси [[Мәрҗани|Ш. Мәрҗани]]нең кызы Галиянең кызына өйләнгән булган. Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышлап 1915 елда чыгарылган «Мәрҗани мәҗмугасы»нда Т. Ильяси «Мәрҗанинең фикъһ даирәсендәге хезмәтләре» исемле фәнни мәкаләсе белән катнашкан. Анда Ш. Мәрҗанинең мөселман шәригатен тикшерүгә керткән өлеше тасвирланган.