Хөсәения мәдрәсәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 9:
Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, [[Риза Фәхретдин]], [[Закир Рәмиев|Закир]] һәм [[Шакир Рәмиев]]ләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Ырынбур реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Русия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы [[Шамил Усманов]] та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.
 
[[Төгәл фәннәр]]дән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап ([[арифметика]]), [[алгебраәлҗәбер]], [[геометрия]] һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук [[физика]], [[химия]], [[астрономия]], [[табигать белеме]] вә [[география]] фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән [[Иж-Бубый мәдрәсәсе]] мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.
 
Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында [[Истанбул]], [[Каһирә]], [[Димәшкъ]], [[Бәйрут]] кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш [[Русия]], [[Франция]], [[Бельгия]] университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.