Габдулла Тукай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
using AWB
Bogdanov-62 (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 59:
[[1910 ел]]ның башында журналист [[Әхмәт Урманчиев]] редакторлыгында сатирик журнал «[[Ялт-Йолт (журнал)|Ялт-йолт]]» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «[[Шәрык клубы]]» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. [[1910 ел]]ның [[15 апрель|15 апрелендә]] Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.
 
[[Рәсем:Тукай кабере.jpg|leftright|150px|thumb|Тукай кабере {{coord|55.760223|49.106168}}]]
[[1913 ел]]ның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.