Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

210 байт убрано ,  1 год назад
=== Cинтаксис ===
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Шагыйрь Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк: “Уйчан ул безнең җөмләләр — азакта тик фигыле; уйлап эшләмәгән эшнең азабы билгеле!”
Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: '''Тудо книгам лудеш.''' — Ул китап укый. '''Ме чодыраш каена.''' — Без урманга барабыз. '''Мый докладым татарла, рушла, англичанла ышташ туҥалам.''' — Мин чыгышны татар, урыс, инглиз телләрендә ясаячакмын. '''Тыйын йоратыме туныктышет кӧ?''' — Синең яраткан укытучың кем?<br>
Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр бәйлекләр ярдәмендә яки алардан башка, ике җөмлә кисәге арасында өтер куеп төзелә.
Мәсәлән: '''Волгенче волгалте, (да) кӱдырчӧ рашкалтыш.''' — Яшен яшьнәде, (һәм) күк күкрәде. '''Мучашыже уло гын, тӱҥалтышыжат уло.''' — Ахыры булганның башы да бар. (Ахыры бар икән, башы да була). '''Мардеж пуалеш, пушеҥге лышташ тарваныш.''' — Җил исә, агач яфраклары шыбырдаша башлады.<br>
4858

правок