Кунак йорты (Казан): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41:
XVII гасыр ахырында агач бина урынына таштан яңа бина корыла.<ref>[http://inkazan.ru/gostinyj-dvor-stavshij-muzeem/ инказан.ру сайтында]</ref> Бина эчендә [[постау]] рәте, вак-төяк сату рәте, [[Себер]] рәте, [[тимер]] рәте булган. Якын-тирәдә тагын 23 сату рәте булган: көмеш, буяу, прәннек, тасма, кафтан, бүрек, тире, сабын, итек, юфть, май, солод, чүлмәк, чүпрәк, кием, оек, йозак, иске-москы, бияләй, ипи, тәмәке сату рәтләре,тимерче, итче, балыкчы рәтләре.<ref>М. С. Пестриков. Описание Казани (1739)</ref>
 
[[1770 ел]]да {{comment|мигъмар|мигъмар}} [[Василий Кафтырев|В.И. Кафтырев]] Кунак йортын шәһәр кварталы кадәр зурлыкка җиткереп яңадан кора. Кибетләр саны 777 гә җитә.<ref>[http://www.museum.ru/M1299 Музейның рәсми сайты]</ref>
 
[[1773]]-[[1775 ел]]лардагы крәстияннар сугышында [[Емельян Пугачев]]ның тупчылары Кунак йорты янынан [[Казан кирмәне]]нә туптан ата. Пугачев яуларыннан соң бина бик озак ташландык хәлдә була.<ref>Пушкин А. С.. История Пугачёва. Записки Моро де Бразе. —Л., 1978.</ref>