Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 79:
Беренче елларда бик яшь булганга, император тулысынча Агриппина, Сенека һәм Бурра йогынтысы астында яши. Агриппина хәтта рәсми чараларда император белән янәшә утырырга теләк белдерә (әйтик, илчеләрне кабул итү), ләкин Сенека гына хәлне коткарып кала.
 
55 елда яшь Нерон беренче тапкыр Агриппинага каршы чыгыш ясый. Сенека һәм Бурр императорга булган Агриппина йогынтысыннан булмыйлар, һәм элеккеге союздашлар арасында каршылыклар барлыкка килә. Шул ук вакытта Нерон [[Клавдия Акта]] белән якыная. Бу дуслыкны үз файдаларына кулланырга мөмкинлеген белеп алгач, Сенека белән Бурр аларны алга таба куәтлиләр.
 
Агриппина исә моңа каршы тора һәм сөеклесе улы Неронны элеккеге кол белән бәйләнеше өчен халык каршында битәрли . Әмма Нерон аның йогынтысына инде бирешми. Ул вакытта Агриппина башбаштаклык күрсәтә, Британникны законлы император дип игълан итәргә җыена. Әмма аның фикерләре барып чыкмый. 55 елның февраль аенда Британник, Нерон күрсәтмәсе буенча, агуланып үтерелә.