Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 686:
Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе '''–рак''' кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: '''талын''' (көчле) — '''талынрак''' (көчлерәк); '''писын''' (тиз) — '''писынрак''' (тизрәк); '''вара''' (соңыннан) — '''варарак''' (соңрак).

=== Cинтаксис ===

Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Шагыйрь Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк: “Уйчан ул безнең җөмләләр — азакта тик фигыле; уйлап эшләмәгән эшнең азабы билгеле!”
Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: '''Тудо книгам лудеш.''' — Ул китап укый. '''Ме чодыраш каена.''' — Без урманга барабыз. '''Мый докладым татарла, рушла, англичанла ышташ туҥалам.''' — Мин чыгышны татар, урыс, инглиз телләрендә ясаячакмын. '''Тыйын йоратыме туныктышет кӧ?''' — Синең яраткан укытучың кем?

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр бәйлекләр ярдәмендә яки алардан башка, ике җөмлә кисәге арасында өтер куеп төзелә.
Мәсәлән: '''Волгенче волгалте, (да) кӱдырчӧ рашкалтыш.''' — Яшен яшьнәде, (һәм) күк күкрәде. '''Мучашыже уло гын, тӱҥалтышыжат уло.''' — Ахыры булганның башы да бар. (Ахыры бар икән, башы да була). '''Мардеж пуалеш, пушеҥге лышташ тарваныш.''' — Җил исә, агач яфраклары шыбырдаша башлады.

Иярченле кушма җөмләләрдә алмашлыклар һәм рәвешләр дә бәйлек булып китәргә мөмкин: '''Кӧ пала, мом тудо шона.''' — Кем белә аның ни уйлаганын. Алмашлыклар һәм рәвешләр парлашып та килә ала: кӧ... тудо — кем... шул; тудо... кудо — шул... кайсыки; кузе... туге — ничек... шулай; могай... тугай — нинди... шундый; кушто... тушто — кайда... шунда; кушан... тушан — кая... шунда. Мисаллар: '''Кӧ колхозышто шога, тудо улан лийын ила.''' — Колхозга кергән мул тормышта яши. '''Кудо еҥым вучышна, тудо еҥ толын шуо.''' — Кемне көткән булсалар, шул (кеше) килеп тә җитте. '''Кайыкше могай, мурыжат тугаяк.''' — Кошы нинди булса, җыры да шундый. '''Кузе вашлийна, туге ужатена.''' — Ничек каршылаган булсак, шулай озатабыз.

Җөмлә кисәкләренең синтаксик роле аларның җөмләдәге урынына бәйле, шуңа күрә гадәти сүз тәртибен үзгәртү әйтелә торган фикерне дә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән: '''Тудо сай пашам ышта.''' — Ул яхшылык (яхшы эш) эшли. '''Тудо пашам сай ышта.''' — Ул эшне яхшы башкара.

Берничә гадәти сүз тәртибен билгеләп үтәргә мөмкин:

а) хәбәр иядән соң килә, кушма хәбәрнең бәйләвече — исем өлешеннән соң, мәсәлән: '''Мый студент улам.''' — Мин студент.

б) аергыч үзе аныклаган сүздән алда куела: '''Нормым эртарен темыше пашазе-влаклан премийым пуышт.''' — Норманы арттырып үтәгән эшчеләргә премия бирделәр.

в) урын һәм вакыт хәлләре җөмлә башында, иягә караган сүз төркеме алдыннан да, ия белән хәбәр арасында да куелырга мөмкин, мәсәлән: '''Чодыраште кас марте ме коштна.''' — Урманда кичкә кадәр йөрдек. '''Ме чодыраште кос марте коштна.''' — Кичкә кадәр урманда йөрдек.

'''''Гади кыска җөмлә:'''''

ия+хәбәр

яки

ия+исем фигыль+хәбәр бәйләвеч

'''''Гади җәенке җөмлә:'''''

урын яки вакыт хәле+ аергыч+ия+ тәмамлык+үтәлү рәвеше хәле+ фигыль

Тезмә кушма җөмләләргә кергән гади җөмләләрнең һәркайсында аларның мөстәкыйль булгандагы сүз тәртибе сакланып кала.

Иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмлә, кагыйдә буларак, беренче урында була, баш җөмлә — икенче урында.

Бәйлекле яки бәйлексез иярчен җөмләләрдә фигыль ярдәмендә бирелгән хәбәр, татар телендәге кебек үк, соңгы урынга куела. Мантыйк басымын алган сүзләр генә беренче урында торырга мөмкин.

Сүзләр арасындагы синтаксик элемтәләр шулай ук тезмә кушма һәм иярченле кушма була. Тезмә кушма җөмләләрдә сүзләр бер-берсенә бәйсез рәвештә бәйләнә һәм төрләнә. Иярченле кушма мөнәсәбәтләрдә сүзләр бер-берсе белән килештерелеп төрләнә.

Чирмеш телендә сүз бәйләнешләренең дүрт төре бар:

1) Сан һәм килеш буенча яраштыру, мәсәлән: '''Пеледышым, эн сылным, пӧлеклышым тылат.''' — Чәчәкләрне, иң матурларын, бүләк иттем сиңа.

2) Башкарылыш мөнәсәбәтләре буенча бәйле сүзләр билгеле бер килештә куела: '''Садерлаште кайык-влак мурат.''' — Бакчаларда кошлар сайрый. '''Мый письмам возем.''' — Мин хат язам. Бу очракта, татарчадан аермалы буларак, төшем килеш кушымчасын ялгау мәҗбүри ('''письмам возем''' — хатны язам).

3) Янәшәлек бәйләнеше: '''кугу армий''' — зур армия; '''вич книга''' — биш китап.

4) Тартымлык яраштыруы. Бу төр буенча яраштырганда, бәйле сүз иялек килешендә куела, ә мөстәкыйль сүз тартым кушымчасы ала, мәсәлән: '''мыйын эргым''' — минем улым; '''заводын тӱньыкшӧ''' — завод торбасы.

== Әдәбият ==