Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 66:
Силан үз- үзенә кул салырга мәҗбүр була, ә Кальвина Луций белән аерылыша һәм читкә куыла. Шул рәвешле Клавдия Октавия Нерон өчен иреклегә әйләнә. Соңрак, 54 елда, Агриппина, Нероннан үч алмасын өчен, Силанның өлкән абыйсы Маркны үтерергә боерык бирә.
 
50 елда Агриппина ирен малае Неронны уллыка алырга күндерә. Луций Домиций Агенобарб хәзер Нерон Клавдий Цезарь Друз Германик дигән исем ала. Клавдий аны рәсми рәвештә варисы итеп таный, шулай ук үзенең кызы Клавдия Октавия белән кавыштыра. Шул ук вакытта Агриппина яшь варисны укытыр өчен [[стоицизм]] тарафдары [[Сенека|Сенеканы]] сөргенлектән кайтарта. Неронның философ остазлары арасында Эг шәһәреннән Александр сирәгрәк телгә алына<ref>{{Из|[[Новая философская энциклопедия|Новой философской энциклопедии]]|http://iph.ras.ru/elib/0118.html|заглавие=Александр из Эг}}</ref>.
 
Ул вакытта Агриппинаның төп эшчәнлеге малаеның позицияләрен ныгытуга юнәлгән була. Ул моңа дәүләт эшләренә үз кешеләрен урнаштыру исәбенә ирешә. Аның императорга йогынтысы зур булганлыктан, бу эш җиңел бара. Шулай итеп, преториан гвардиясенә префект урынына Неронның тәрбиячесе булып эшләгән галл — Секст Афраний Бурр билгеләнә.