Нерон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 33:
Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле [[плебей|плебейлар]] нәселеннән була. [[Светоний]] сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар.
 
[[Домицийлар нәселе]] ике ыругка бүленгән була, алар- [[Кальвинннар]] һәм [[Агенобарблар]]. Икенчеләренең кушаматы ([[Латин теле|лат.]] «Җирән сакаллы») легенда буенча, Луций Домиций ике игезәк егет белән очрашканнан соң барлыкка килә. Бу игезәкләр аңа Римга ниндидер мөһим җиңү турында җиткерергә кушалар һәм, үзләренең изгеләр икәнлеген исбат итү өчен, Домицийның чәчләренә кагылып, җирән төскә кертәләр. Бу җирән чәчләре аның балаларына да күчә.<ref name=CST1''Светоний''. Нерон, 1.</ref>Неронның бабалары җиде тапкыр консул, ике тапкыр [[цензор]], бер мәртәбә триумфка лаек булалар һәм, ахыргы чиктә, аларны [[патрицийлар]] рәтенә кертәләр. Аның бабаларының берсе- [[Гней Домиций Агенобарб]] турында Лициний Красс менә нәрсә ди: ”Аның бакыр сакалына шаккатасы да юк, әгәр ки теле- тимер, ә йөрәге кургаш булгач.”<ref name=CST2>''Светоний''. Нерон, 2.</ref>
 
Неронның бабасының атасы гореф- гадәтләргә һәм “Алла кушканнарга” каршы килгән өчен [[Юлий Цезарь|Юлий Цезарьны]] судка тартмакчы була. Август идарә иткән вакытларда триумфлы күренекле хәрби җитәкче булган бабасы, Луций Домиций Агенобарб, б.э.к. 16 елда консуллык һәм шушы елда ук, Сенний законы нигезендә, патрицийлык ала.<ref>''[[Дион Кассий]]''. Римская история, 10a, 1—3.</ref> Аның малае, [[Гней Домиций]], 32 елдагы консул, 28 елда [[Тиберий]] боерыгы буенча, [[Октавиан Август|Октавиан Августның]] оныкчыгы [[Юлия Агриппина|Юлия Агриппинага]] өйләнә. Тугыз елдан аларның беренче балалары- Луций Домиций туа. [[Светоний]] сөйләүләренә караганда, малайның әтисе дусларыннан котлау алгач: “Миннән һәм Агриппинадан кешелек дөньясына кайгы һәм курку китерерлек бәндә генә туа ала,”- дип җавап бирә.