Боралак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
using AWB
Юл номеры - 7:
Авиация машиналары төзү тармагы. Боралаклар төзү — техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Боралаклар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас. Боралак кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (19 йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Боралакларны Русиядә серияләп чыгару [[Казан вертолёт заводы]]нда (КВЗ) [[1950-еллар|1950 елларда]] Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 боралак [[1952 ел]]ның җәендә Тушинода ([[Мәскәү]]) [[Авиация көне]]нә багышланган парадта катнаша. Боралаклар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 боралаклары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган 2-нче буын - Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 боралаклары алмашка килә. 3-нче буын боралаклары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. 4-нче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» боралакларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. [[ССРБ]]-да һәм Русиядә боралак проектлары М. Л. Миль һәм Н. И. Камовларның махсус конструкторлык бюроларында төзелә, [[Ростов]] (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), [[Күмертау]] (Ка-26, Ка-27, Ка-32), [[Улан-Удэ]] (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), [[Ырынбур]] (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан — боралаклар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. [[1951 ел]]да Ми-1 боралакын җитештерү үзләштерелә. КВЗ-да Ми-4 боралакы 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 — Русиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче боралак.
 
[[Башкортстан]]да [[1950-еллар|1950-нче еллар]] уртасыннан [[УфаӨфә]] моторлар ясау җитештерү берләшмәсендә Ми-1, Ми-6, Ми-26 боралак механизмнары (салышлык автоматы, күчергеч валы булган вентилятор, йөртүче винтларның тормозы), Ка-27, Ка-29, Ка-32 боралак өчен йөртүче винтларның колонкалары чыгарыла. [[1960-еллар|60-нчы еллар]] азагында [[Күмертау]] авиация җитештерү предприятиесендә [[Н. И. Камов ис. Махсус КБ]]-да ([[Люберцы]] шәһәре) проектланган төрле модификациядәге ике двигательле боралак, күп максатлы җиңел боралак җитештерү үзләштерелә.
 
[[Рәсем:Vertical-T Mil Mi-8.jpg|thumb|250px|[[Ми-8]] боралагы]]