Җир тетрәү: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata)
Eniisi Lisika (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
 
== Кереш ==
Җир тетрәвенең табигый сәбәбе булып [[Җир кабыгы]]ның бер өлешенең кискен хәрәкәткә килүе тора. Тетрәүләрнең учагы нигездә [[Җир]]нең өслеге янында була. Җир кабыгының күчеше сәбәбе аның сыгылмалы деформацияләренең кимүендә һәм тигезләнеш хәленә кайтуында. [[Физика]] теле белән әйткәндә, җир тетрәү ул тау токымнарының [[деформация]]сендә тупланган [[потенциаль энергия]]нең [[геология|геологик]] масштабларда кыска вакыт эчендә [[сейсмик дулкыннар]] энергиясенә күчүе. Бу күчеш тетрәү учагында токымнарның ныклык чигенең ашылуы мизгелендә килеп чыга.
 
Җир кабыгы токымнарының ныклык чиге аларга тәэсир иткән түбәндәге [[көч]]ләрнең суммасы артуы белән ашыла:
Юл номеры - 25:
=== Сейсмик дулкыннарның төрләре ===
Сейсмик дулкыннар ''кысылу дулкыннарына'' һәм ''күчеш дулкыннарына'' бүленә.
* Кысылу дулкыннары, яки буй сейсмик дулкыннар алар аркылы үткән токым кисәкчәләре дулкыннарның таралу юнәлешендә тыгызлану һәм сирәкләнү өлкәләре тудырып тибрәнәләр. Кысылу дулкыннарының тизлеге күчеш дулкыннарының тизлегеннән якынча 1,7 тапкыр артыграк, шуңа күрә аларны сейсмик станцияләр баштарак тотып ала. Кысылу дулкыннары шулай ук ''беренчел'' (P-дулкыннар) дип тә аталалар. P-дулкынның тизлеге токымдагы тавыш тизлеге белән бер. P-дулкыннарның ешлыгы 15 Гцтан артып киткәндә аларны кеше җир астыннан килүче гөрелдәү тавышы буларак ишетә ала.
* Күчеш дулкыннары, яки аркылы сейсмик дулкыннар, токымнарның кисәкчәләрен дулкынның таралыш юнәлешенә перпендикуляр рәвештә тибрәнергә мәҗбүр итәләр. Күчеш дулкыннарын шулай ук ''икенчел'' (S-дулкыннар) дип атыйлар.
 
Юл номеры - 40:
 
==== Интенсивлык шкаласы ====
[[Җир тетрәвенең интенсивлыгы|Интенсивлык]] җир тетрәвен якынча тасвилаучы характеристика булып тора. Ул җир өслегенә, кешеләргә, хайваннарга һәм табигый һәм табигый булмаган корылмаларга тәэсирнең рәвешен һәм зурлыгын билгели. Дөньяда берничә интенсивлык шкаласы кулланыла: [[АКШ]]да [[Меркалли шкаласы]]ның (MM) модификациясе, [[Аурупа]]да Аурупа макросейсмик шкаласы (EMS), [[Япония]]дә Шиндо шкаласы (''Shindo'').
 
=== Үлчәгеч әсбаблар ===
{{main|сейсмограф}}
 
Сейсмик дулкыннарның барлык төрләрен сизеп алыр һәм билгеләр өчен махсус әсбаблар ''сейсмографлар'' кулланыла. Күпчелек очракта сейсмограф сиртмәгә эленгән йөктән гыйбарәт була. Җир тетрәгәндә йөк үз урынында кала, әсбабның калган өлеше исә хәрәкәткә килә һәм җир тетрәү кәгазьдә теркәлә. Шулай ук электрон сейсмографлар да бар (алар кәгазьсез була).
[[Рәсем:2004-tsunami.jpg|thumb|right|200px|[[2004 ел]]да [[Һинд океаны]]нда булган [[цунами]]]]
 
== Тетрәүләрнең башка төрләре ==
=== Вулканик тетрәүләр ===
[[Вулкан]]нар эчендәге көчәнеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир тетрәүләр. Мондый терәүләрнең сәбәпчесе [[лава]] һәм [[вулканик газ]]. Бу төр тетрәүләр көчсез, ләкин туктап, яңадан башланып атналар, айлар буена дәвам итәргә мөмкин. Алар кешеләргә янамыйлар.
 
=== Техноген тетрәүләр ===