Биохимия: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 5:
[[Икмәк]] пешерү, [[сыр]] кайнату, [[шәраб]] әчетү һ.б. биохимик процесслар бик борынгы заманнардан ук билгеле булса да, биохимия фән буларак 19 йөз ахырында гына формалаша. Аның үсеше органик химия, [[физиология]] һәм [[медицина]] казанышлары белән бәйле: аспаргин кислотасы амидын ачкан француз галиме Л.Н. Воклен (1806), [[крахмал]]ның шикәрләнүен раслаган Россия химигы К.С. Кирхгоф, мочевинаны синтезлау юлы белән китереп чыгарган алман химигы Ф. Вёлер (1828), [[мускуллар]] составындага [[креатин]]ны тасвирлаган француз химигы М. Шеврёль (1835), [[скелет]] мускулларында сөт кислотасы булуын күрсәткән, [[гликоген]] бүлеп чыгарган немец химигы [[Юстус Либих|Ю. Либих]] (1850), химик әчетү теориясе авторы – француз физиологы К. Бернар (1835), май төзелешен һәм аны синтезлауны гамәлгә ашырган француз химигы П.Э. Бертло (1853-54), нуклеин кислоталарын ачкан швейцар табибе И.Ф. Мишер (1868), аксым үзлекләрен һәм төзелешен билгеләгән немец тикшеренүчеләре Ф. Хоппе-Зейлер, Э. Абдергальден белән Э. Фишер (1916), органик химиянең нигезен - органик кушылмаларның химик төзелеше теориясен төзегән рус химигы [[Александр Бутлеров|А.М. Бутлеров]] ([[1870]]) һ.б. хезмәтләрендә биохимиянең нигезе салына.
Татарстанда биохимиянең формалашуы Казан химия фәнни мәктәбенең үсеше белән тыгыз бәйләнгән. [[1863]] тә А.М. Бутлеровның эшлекле ярдәме нәтиҗәсендә А.Я. Данилевский тарафыннан Казан университетының медицина факультетында дөньяда беренче медицина химиясе һәм физикасы кафедрасы оештырыла, соңыннан биол. химиясе кафедрасы дип үзгәртелә, анда аксымнарның төзелешен һәм үзлекләрен тикшерү эшләре башлана. Бу юнәлештәге эшләрне аның шәкертләре А.Я. Щербаков белән А.А. Панормов дәвам иттерә. 1866 да биохимия лабораториясе оештырыла һәм биохимикларның Россия мәктәбе формалаша башлый. [[1929]] дан [[Казан университеты]]нда (1930 дан [[Казан медицина институты]]) биохимия кафедрасын В.А.
==Чыганак==
|