Шакирҗан Мөхәммәтҗанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
[[Файл:Матросов.jpg|250px|thumb|right|Амбразурага ташланучы А.Матросов. Картина]]
[[Файл:Матросов 2.jpg|200px|thumb|right|А. Матросов һәйкәле]]
Рәсми чыганакларга күрә Александр Матвей улы Матросов [[1924 ел]]ның [[5 февраль|5 февралендә]] [[Украина]]ның Екатеринослав (хәзерге [[Днепропетровски]]) шәһәрендә туган. Кече яшьтән үк ятим калып, [[Ульян өлкәсе]]нең Иваново һәм [[Мәләкәс]] балалар йортларында тәрбияләнгән, 7 сыйныфтан соң [[УфаӨфә]] хезмәт колониясендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. [[1942 ел]]ның сентябрендә ул [[Оренбур]] ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, [[1943 ел]]ның гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда [[Сталин]] исемендәге 91-нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.
 
[[1943 ел]]ның [[27 февраль|27 февралендә]] 2-нче батальонга [[Псков өлкәсе]]нең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми. Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә. [[1943 ел]]ның [[19 июнь|19 июнендә]] аңа [[Советлар Берлеге каһарманы]] дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала.