Нәҗибә Сафина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
Шәһәр уку йортларында [[татар теле]]нең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне [[1975 ел]]да [[Башкортстан]]га әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә [[Краснокама районы]] үзәгендә — [[Нифтикам]] шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, [[Яңавыл районы]]ның [[Прогресс (Яңавыл районы)|Прогресс]] эшчеләр бистәсе мәктәбендә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшләп ала, хәтта, янә [[Татарстан]]га килеп, [[Чистай районы]]ның [[Дүртөйле (Чистай районы)|Дүртөйле]] авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.
 
[[1979 ел|1979]]—[[1983 ел|1983]] елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) [[Кама таңнары (гәҗит)|«Кама танңары»]] исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйрәмнәре [[1982 ел]]да [[УфаӨфә]]дадә [[башкорт теле]]ндә чыккан ''«Йәш көстәр»''(«Яшь көчләр») һәм [[1984 ел]]да [[Казан]]да чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
 
Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә ризасызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул [[Нифтикам]] шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, [[мөһәндис]]-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, [[1987 ел]]дан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.