Мирхәйдәр Фәйзи: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Removing Мирхәйдәр_Фәйзи.jpg, it has been deleted from Commons by Jcb because: per c:Commons:Deletion requests/Files uploaded by Zahidulla. |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 31:
Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. [[1905 ел]]да иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган [[Ырынбур]]дагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.
Башта шигырьләр яза. [[1912 ел|1912]], [[1913 ел]]ларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. [[1913 ел]]да «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.
Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Мирхәйдәр Фәйзи [[Баймак районы]]нда якты эз калдырган. [[1919]]-[[1921 ел]]ларда ул [[Юлык]] авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан [[Темәс]]тә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” газетасында хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. [[Түбә (Баймак районы)|Түбә]] руднигында китапханө мөдире булып эшләгәндә, яшь шагыйрь [[Сәләх Кулибай]]ны олы [[әдәбият]] юлына алып чыга: аның өйрәнчек [[шигырь]]ләрен мөхәррирләп, [[
Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә [[туберкулез]]ы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи [[1928 ел]]ның [[9 июль|9 июлендә]] [[Башкортстан|Башкортстан Республикасының]] [[Баймак]] шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган.
Юл номеры - 50:
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар]]
{{Writer-stub}}
|