КВН: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
'''КВН''' (с {{lang-ru|Клуб весёлых и находчивых}} — «Шаяннар һәм тапкырлар клубы») — төрле оешмалар һәм коллективлар такымнары ярышкан популяр [[юмор|юмористик]]истик уен. [[БДБ]] илләрендә, аеруча [[Русия]]дә киң таралган.
 
Хәзерге вакытта [[Россия-1]]'дә КВН ике дәрәҗәдә уйнала: Югары һәм Премьер лигаларда.
Юл номеры - 6:
Беренче тапкыр уен, телевизион тапшыру буларак, [[1961 ел]]да чыга. [[1964 ел]]дан бирле аны [[Александр Масляков]] алып бара. Тапшыру зур популярлык яулый, [[ССРБ]] буенча массачыл «КВН хәрәкәте» башлана. Университетларда, мәктәпләрдә, җәйге лагерьларда һ. б. урыннарда үз КВН уеннары үткәрелә башлый.
 
Әмма уенда яңгыраган кайбер шаяртулар еш идеологик яктан телевидение җитәкчелегенә ошамаган. Тапшыруда көчле [[цензура]] урнаша, ә [[1971 ел]]да тапшыру ябыла.
 
Яңадан уен бары тик [[1986 ел]]да торгызыла. Аны алып баручы булып Александр Масляков кала. Инде берничә тапшырудан соң уен янә зур популярлык казана. Уен хәтта [[Көнбатыш Аурупа]]га, [[АКШ]]ка һәм [[ИзраильИсраил]]га тарала.
 
Күп кенә данлыклы алып баручылар, артистлар, юмористлар эш юлын нәкъ КВН уеныннан башлаганнар.
Юл номеры - 15:
Һәр аерым очрак өчен кагыйдәләр төрле булырга мөмкин, ләкин, гадәттә, тотрыклы кайгыдәләр бар.
 
Беренчедән, КВНда такымлап катнашалар. Һәр такымда кимендә 2 кеше булырга тиеш. Һәр такымның үз капитаны булырга тиеш.
 
Икенчедән, уен аерым бәйгеләргә бүленергә тиеш. Һәр бәйгене хөкемдарлар төркеме бәяли.