«Яман шеш» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта убрано ,  2 ел элек
к
к (clean up)
 
==Илләр буйлап авырулар саны һәм үлем-китем статистикасы==
Үпкә рагы буенча — [[Италия]], [[Бөек Британия]], [[Алмания]], күкрәк яман шеше — [[Төньяк Америка]], [[Европа]] илләре, ашказаны — [[Америка]] (елына 1 миллион кеше үлә), [[Япония]], [[Русия]] (елына 45 мең кеше үлә), тире — [[Англия]], [[Тасмания]] утравы, бавыр — [[Кытай]], аналык җиңсәсе рагы буенча үсеп килүче илләр (үлемечле очракларның 90 проценты) алда килә. [[ИзраильИсраил]]дә яман шеш чиреннән үлү очракларының күп булуына карамастан (30 процент), биредәге медицина да ракны җиңүгә таба кыю атлый.
 
Русиядә [[онкология]] өлкәсендәге хәлне түбәндәге саннар билгели. Безнең илдә барлыгы 2 миллион ярым кеше яман шеш чире белән авырый. Бу Европа илләрендәгегә тиң күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Франциядә генә 2 миллион кешенең рактан җәфа чигүе билгеле. Русиядә ел саен яман шеш белән авыручы 300 мең кеше үлә, ягъни һәрбер бишенче кеше шушы сәбәпле якты дөнья белән хушлаша. Ирләрдә, гадәттә, үпкә, ашказаны, простата бизе, ә хатын-кызларда күкрәк бизе, ашказаны, эчәк рагы ешрак очраса, соңгы елларда ирләрдә беренче урынга трахея, бронх, үпкә, ашказаны, тире рагы чыккан. Хатын-хызларда да бу яклап үзгәрешләр күзәтелә. Хәзер иң тәүдә бала табу системасында, җенси органнарда һәм үпкәдә яман шеш ешрак табыла башлаган. Бу рәхимсез чирдән үлү очракларын төркемнәргә бүлгәндә хатын-кызларга караганда ирләр арасында яман шеш белән авыручыларның һәм үлүчеләрнең 10 процентка артык булуы күренә.
1 234 896

правок