Ассириялеләр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 55:
|чыгуы =
}}
'''Ассириялеләр''' (''әссүриялеләр'', ''сириялеләр, айсорлар'', үзатамалары ''атурая, сурая'' (''көнчыгыш ассириялеләр''), ''сурьян'' (''көнбатыш ассириялеләр'') — [[Якын Көнчыгыш]]тагы милли бергәлек. Көнчыгыш ассириялеләргә (''[[Иран]]да, [[Гыйрак|Төньяк Гыйракта]], [[төркия|Төньяк Төркиядә]], элекке [[ССРБ]]да яшәүчеләр'') һәм көнбатыш ассириялеләргә (''[[Сүрия]]дә, [[Төркия|Көньяк Төркиядә]] яшәүчеләр'') бүленәләр. [[Иран]]да, [[Гыйрак]]та, [[Төркия]]дә, [[Сүрия]]дә яшиләр. Шулай ук [[Ливан]]да, [[Фәлистыйн]]да, [[ИзраильИсраил]]дә, [[Күвәйт]]тә, [[Гөрҗистан]]да, [[Әрмәнстан]]да, [[Азәрбайҗан]]да, [[РФ]]дә (''[[Мәскәү]]дә, [[Питырбур]]да, [[Краснодар крае]]нда, [[Ростов өлкәсе]]ндә, [[Ставрополь крае]]нда''), [[АКШ]]та, [[Бөекбритания]]дә, [[Швеция]]дә, [[Франция]]дә һ.б. илләрдә яшиләр. Гомуми саннары ~450 мең — 3 ''млн'' кеше. Ассириялеләр яңа арамей теленең көнбатыш, үзәк (''көнбатыш ассириялеләр''), көнчыгыш (''көнчыгыш ассириялеләр'') төркемнәрендә сөйләшә. Әдәби ассирия теле (''яки яңа сирия теле'') урмия теле нигезендә, язма тел сүрия язуы нигезендә барлыкка килгән. Ассириялеләр шулай ук үзләре яшәгән илләрнең төп телләрендә иркен аралаша. [[Дин]] тотучы көнчыгыш ассириялеләр Көнчыгышның ассирия чиркәвенә, көнбатыш ассириялеләр Сирия православие чиркәвенә карый, ике төркемнең дә дини уния тармаклары бар: көнчыгыш ассириялеләрнең [[1550 ел]]дан Халдей католик чиркәве тарафдарлары булган халдейлар (''кялданая'') тармагы, көнбатыш ассириялеләрнең [[XVIII гасыр]]да сиро-католиклар тармагы барлыкка килгән, [[XIX гасыр]]да ассириялеләр арасында латин йолалы католиклар һәм протестантлар барлыкка килә, [[РФ]]дә ассириялеләр [[православие]] чиркәвенә йөри.
 
== Тарих ==