Төмәннәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
Иҗтимагый хәле буенча башка төр [[татарлар]]дан һәм башкортлардан аерылып торганнар, бу аларның аерым үзатамаларында да күренә.
 
Чагыштыру өчен, аларга кадәр Башкортстанда төпләнгән Сембер һәм Түбән НовгородНижгар губерналары татарлары да аерым [[алатырлар]] милли-иҗтимагый катлавын тәшкил иткәннәр (алар тел үзенчәлекләре буенча [[байкыбаш сөйләше]]нә карый).
 
Төмәннәрнең зур өлеше иске урыннарда дворяннар катлавына керә, [[морзалар]], кайберләре – [[кенәз]] титулын йөртәләр. Титуллар аеруча әһәмияткә ия, чөнки төмәннәрнең иң билгеле нәселләре, мәсәлән, Акчуриннар, Еникеевлар, Кугушевларларның ерак бабалары - [[Алтын Урда]] аксөякләре. Патша хезмәтенә күчкәч, алар [[кенәз]] яки [[морзалар|морза]] титулына ия булалар. [[Православие|Урыс диненә]] чукынырга баш тарту сәбәпле, алар үзәк җирләрдәге биләмәләрен югалта һәм яңа урыннарга китәргә мәҗбүр ителә. [[Казан арты]]ннан һәм [[Тау ягы]]ннан күченгән татарлардан аермалы буларак, аларга [[башкортлар]]дан җирне хокукый нигездә сатып алырга рөхсәт ителгән. Шуңа күрә кагыйдә буларак алар аерым авыллар итеп урнаша һәм үз диалектларын саклый, күрше халыклар белән аз аралаша, кыз алышмый һәм кушылмый диярлек.