Флүн Мусин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Yeni bet: right|200px|thumb '''Флүн Мусин''' - күренекле әдәбият галиме, профессор, язучылар берлеге ә...
 
Timming (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
 
==Биография==
Флүн Мөслах улы Мусин [[1939 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]] [[ТАССР]]ның [[Мөслим районы]] [[Иске Карамалы]] авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларындагы башлангыч мәктәпне һәм күрше [[Күбәк]] авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957—1962 елларда М. В. Ломоносов исемендәге [[Мәскәү дәүләт университеты]]ның филология факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлагач, [[Казан]]га килә һәм бер ел чамасы [[«Социалистик Татарстан» газетасы]] редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, ә [[1963 ел]]ның маеннан [[СССР Фәннәр академиясе]] Казан филиалының [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]нда башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1969 елда Флүн Мусин «Алтмышынчы еллардагы татар прозасында уңай герой проблемасы» дигән темага — кандидатлык, ә 1983 елда «Татар совет прозасында сәнгатьчәлек тәҗрибәсенең эзлекле үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклады.
Флүн Мусин [[1939 ел]]ның [[23 февраль|23 февралендә]] [[Мөслим|Мөслимдә]] туа.
 
Флүн Мусин Татарстан Язучылар союзының көндәлек әдәби тормышында актив катнаша, теоретик конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында докладлар белән чыгышлар ясый. [[1974 ел]]дан бирле ул [[Язучылар союзы]] каршындагы тәнкыйтьчеләр иҗат секциясенә җитәкчелек итә. Ул — [[СССР Язучылар союзы]]ның тәнкыйть һәм әдәбият фәне советы әгъзасы, [[Татарстан Язучылар союзы]] идарәсе, [[«Казан утлары» журналы]] редколлегиясе әгъзасы.
 
[[2009 ел]]ның [[23 сентябрь|23 сентябрендә]] [[Казан|Казанда]] вафат була.
 
==Библиография==
* Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.—Казан: Таткит-нәшр., 1967.—204 б. 4000. 3. Мәҗитов һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.
* Тормыш сынавы аша: [Соңгы еллар прозасы турында].—Казан: Таткит-нәшр., 1969.—214 б. 1500. Рец.: * Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1969, № 11, 175—176 б.; Сверигин Р. — Соц. Татарстан, 1969, 4 июнь.
* Тарих һәм заман: [Соңгы еллар татар прозасы турында].—Казан: Тат-китнәшр., 1974.—191 б. 1500. Рец.: Расих А. Тарих һәм заман чагылышы.—Соц. Татарстан, 1975, 9 февр.
* Чор белән аваздаш: Әдәбият фәне һәм тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—240 б. 2000.
* Күләгәдә ниләр бар (Галимҗан Ибраһимов турында)
* Мирсәй Әмир (Өчтомлыгына кереш сүз)
* Проблема положительного героя в современной татарской прозе. (60-е годы): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.—Казань, 1969.—20 с. (Казан. гос. пед. ин-т).
* По координатам жизни: (Размышления о современной татарской прозе).— М.: Современник, 1976,-206 с. 7000. Рец.: Ахунзянов И. История и современность.—Сов. Татария, 1977, 15 мая; Рамазанов Г.
* Связь времен.—Лит. газ., 1977, 23 февр.; Әгъзәмов Ф. Прозабыз турында хезмәт.—Казан утлары, 1977, № 12, 153—156 б.
* Связь времен: Об историзме современной татарской прозы.— Казань: Таткнигоиздат, 1979.—224 с. 3500. Рец.: «ЛО» аннотирует.— Лит. обозрение, 1982, ригин Р.— Соц. Татарстан, 1980, 16 апр.
 
==Сылтамалар==
* [http://www.azatliq.org/content/article/1829235.html Татар әдәбияты тагын бер җәүһәрен югалтты]
* [http://adiplar.narod.ru/musin.htm Биография]
 
[[Törkem:Татар язучылары]]