«Башкорт дәүләт университеты» битенең юрамалары арасында аерма

к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
|адрес =
}}
'''Башкорт дәүләт университеты''' (БДУ, {{lang-ru|Башкирский государственный университет}}, {{lang-ba|Башҡорт дәүләт университеты}}) — [[Уфа]]дагы классик төрдәге югары уку йорты.
 
==Тарихы==
Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, [[Ырынбур губернасы|Ырынбур]], [[Уфа]], [[Пирем губернасы|Пирем]] губерналарын, шулай ук [[Тургай өлкәсе (Русия империясе)|Тургай]] һәм [[Җаек өлкәсе (Русия империясе)|Җаек]] өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку бүлгесе үзәге [[Ырынбур|Ырынбурдан]]дан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.
 
1909 елның 2 июлендә Русия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку бүлгесе попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.
 
1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта [[Заһир Исмәгыйлев]] исемендәге [[Уфа дәүләт сәнгать институты]] корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку бүлгесе попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда [[Николай II|императорга]] тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Ырынбур уку бүлгесе попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна земство идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында [[1909 ел|1909 елның]]ның [[12 ноябрь|12 ноябрендә]] халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.
 
1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның [[1912 ел|1912 елның]]ның [[4 июнь|4 июне]] карары белән аларга шәһәр укуханәсе укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын мидәл белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш мидәл белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Ырынбур уку бүлгесенең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.
 
[[1917 ел|1917 елның]]ның сентябрендә 2 нче курс укучыларын артабан уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1 нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым үткәрелә.
 
1919 елда Уфа укытучылар институты «Халык мәгарифе институты» итеп үзгәртелә. 1923 елдан алып институт «Практик институт» исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләре дә әзерли башлый.
 
1929 елда аның базасында К. А. Тимирязев исемендәге [[К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты|Башкорт дәүләт педагогия институты]] оештырыла. [[1930 ел|1930 елда]]да институтның эчендә үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга әйләндерелә (физика-математика факультеты, табигый фәннәр факультеты, география факультеты, тарих-филология факультеты). Бу факультетларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, тагын бер елдан кичке уку бүлеге ачыла.
 
1957 елда [[ССРБ Министрлар Шурасы|ССРБ Министрлар Шурасының]]ның 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты «Башкорт дәүләт университеты» дип үзгәртелә. 6 ноябрдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37 нче уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры итеп [[Шәйхулла Чанбарисов]] тәгаенләнә.
 
Башкорт дәүләт университеты белем көченең көчле чагылышына һәм бик күп кешеләр өчен аларның туган йортларына әйләнгән.
Фактлар шуны сөйли: башлангыч эшлекле гуманитар дисциплиналар белгечләре әзерләүдә яуланган. 1934 елда [[башкорт теле]] һәм әдәбияты факультеты студенты [[Һәдия Дәүләтшина]] [[ССРБ язучылар берлеге|ССРБ Язучылар берлегенең]] Беренче съездында катнаша. Анда [[Максим Горький]], Александр Фадеев тарафыннан аның иҗаты шәхсән яклау таба һәм бәяләнә. Аннан соң нәкъ Һәдия Дәүләтшина үзенең классик реалистик «Ыргыз» романын иҗат итә. Икенче булып бөтен Союз киңлекләрендә профессор [[Җәлил Киекбаев]] танылу яулый. [[Төрки телләр|Төрки]] һәм [[Һинд-аурупа телләре|һинд-аурупа]] телләренең чагыштырма-тарихи анализы тел гыйлеме өлкәсендә бөтендөнья күләмендәге фәнни ачыш дип табыла. Һәдия Дәүләтшина белән Җәлил Киекбаевның уңышлары башкорт теле һәм әдәбияты белән филология фәненең үсешендә Башкорт дәүләт университетының зур ролен раслый.
 
Тарих факультетында да зур уңышларга өлгәшә. Беренче чиратта [[XVIII гасыр|XVIII гасырдагы]]дагы башкорт күтәрелешләренең идеологик, социаль, милли эчтәлеген яңадан карап бәяләгән һәм [[Зәки Вәлиди|Зәки Вәлидинең]]нең иҗтимагый-сәяси, гыйльми һәм әдәби-публицистик эшмәкәрлеген яңадан тергезгән хезмәтләрне әйтергә кирәк. Шул ук факультетта иң борынгы вакытлардан алып хәзерге көнгә кадәр чорны үз эченә алган, ике кисәктән торган «Башкортстан тарихы» басылып чыга.
 
Университет Башкортстан, шулай ук бөтен ил белән бергә үсешә. [[Нифет]] чыгаручы, нифет эшкәртү сәнәгате һәм машиналар җитештерүнең үсеше физика-математика, химия, биология һәм геология-география фәннәренең үсешенә дә көчле йогынты ясый. Бу җәһәттән профессорлар Дмитрий Ожиганов, Валентин Иванов, Миркаши Фартдинов, [[Фанил Сәяхов|Фәнил Саяхов]], [[Алексей Леонтьев]], [[Карл Минскер]], [[Евгений Журавлев]], [[Григорий Заблуда]], Юрий Кулагин, Камил Вәлиевларның исемнәрен атап үтәргә кирәк.
 
Бу елларда Башкорт дәүләт университеты иҗтимагый, дөньяга караш өлкәсендә чын фәнни караш формалашу үзәгенә әйләнгән. Гуманитар фәннәр өлкәсендә профессорлар Әхнәф Кирәев, [[Мидхәт Гайнуллин]], [[Лев Бараг]], Игорь Распопов, [[Ромен Нәзиров|Ромен Нәзировлар]]лар зур абруй яуладылар. Егерме елдан артык университет белән Шәйхулла Чанбарисов җитәкчелек итә. Ул университетның матди базасын булдыру, уку бинасын педагогик кадрлар белән ныгыту, яңа белгечлекләр ачу өстендә каты эшләде. Аның ССРБ-да университет белеме үсеше турындагы гыйльми хезмәте тәүгеләрдән булып басылып чыкты, бу хезмәт югары белем буенча белгечләрнең югары бәясен алды.
 
Бүген Башкорт дәүләт университетының штатында 1000-дән артык югары квалификацияле укытучылар эшли, 27 меңгә якын студент укый.
 
==Структура==
Университет 12 факультет, 2 институт һәм 1 академядән тора. [[Сибай]], [[Стәрлетамак]], [[НефтекамаНифтикам]]да филиаллар, [[Учалы]]да факультет эшли. Уку-укыту процессын 105 [[кафедра]] алып бара.
 
Институтлар<br/>
* Физика-техника институты
* Хокук институты
Факультетлар<br/>
* Математика һәм мәгълүмат технологияләр
* Химия
== Сылтамалар ==
* [http://www.bashedu.ru Рәсми сайт] {{ref-ru}} {{ref-ba}}
{{Калып:Русия классик университетлары ассоциациясе}}{{Башкортстан мәгарифе}}
 
[[Төркем:Башкорт дәүләт университеты]]
[[Төркем:Уфа уку йортлары]]
1 234 896

правок