Нариман Аитов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тәрҗемәи хәле: ялгышлык җибәрелгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 36:
Практик эзләнүләргә Башкортстан фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының хезмәткәрләре, [[Уфа нефть институты|Уфа нефть]] һәм [[Бөре педагогика институты|Бөре педагогика]] институтлары, фирка һәм совет органнары җәлеп ителә. Лаборатория белән СССР ФА Комплекслы социологик ээзләнүләр институты, Иҗтимагый фәннәр академиясе шикелле оешмалар хезмәттәшлек итә.
 
Лабораториянең тематикасында төп урыннарның берсен эшче сыйныфның яшәеше алып тора. Н. Аитов җитәкчелегендә [[НефтекамаНифтикам]], [[Стәрлетамак]], [[Учалы]], [[Чаллы]], [[Магнитогорски]] шәһәрләрендә уздырылган эзләнүләрдә барлыгы 15 меңгә якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә социологлар совет [[эшче сыйныф]]ының социаль йөзен ачып бирәләр.
 
[[Чаллы]] мәсьәләсендә үткәрелгән фәнни бәхәсләрдә Аитов төзелә торган шәһәрдә урам-юллар челтәре, АКШтагы шикелле кимендә 20% мәйданны алып торырга тиешлекне алга сөрә. Ул чактагы СССР хөкүмәте җитәкчесе [[Алексей Косыгин]] аның фикерен хуплый һәм Чаллы белән [[Тольятти]] төзелешендә социологлар тәкъдимнәре файдаланыла.