Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

32 байта добавлено ,  1 год назад
төзәтмә аңлатмасы юк
}}
 
'''Албания''' яки '''Арнаутлык''' ({{lang-sq|Shqipёria}}, рәсми исеме – '''Албания (Арнаутлык) Җөмһүрияте''', {{lang-sq|Republika e Shqipёrisё}} {{IPA|[ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]}}) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль [[дәүләт]]. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — [[Тирана]], аннан кала иң зур шәһәрләре — [[Дуррес]] һәм [[Влёра]]. Албания [[Балкан ярымутравы]]ның көнбатыш өлешендә, [[Әдрән диңгез|Әдрән]] һәм [[Ионик диңгез]]ләрнең ярында урнашкан. [[Отранто (бугаз)|Отранто бугазы]] Албанияне [[Италия]]дән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта [[Сербия]], [[Косово һәм Метохия]] мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта [[Черногория]] белән, көнчыгышта [[Македония]], көньяк-көнчыгышта [[Греция]] белән чиктәш.
 
Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең [[Далмация (Рим вилаяте)|Далмация]], [[Македония (Рим вилаяте)|Македония]] һәм [[Мёзия]] вилаятьләренә керәләр. [[1190 ел]]да Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. [[XVI гасыр]]да хәзерге албан җирләрен [[Госманлы империясе]] яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. [[1912 ел]]да, [[Балкан сугышлары]]ннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. [[1939 ел]]да Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә [[1943 ел]]да ул [[Алмания]] протекторатына әверелә. [[Икенче бөтендөнья сугышы]]ннан соң [[Әнвәр Хуҗа]] җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. [[1991 ел]]да Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.
Албания — илнең [[урта гасыр]] [[латин теле]]ндә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар ([[Искәндәрия]] шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы [[Птолемей]] безнең эраның [[150 ел]]ында хәзерге [[Дуррес]] тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый<ref>Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.</ref><ref>Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.</ref>).
 
Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган<ref>.The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"</ref>. [[Византия]] тарихчысы Михаил Атталиат 1079-10801079—1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең [[1043 ел]]да [[Константинополь]]гә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның [[Дуррес|Диррахиум кенәзлегенә]] керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә<ref>Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122</ref>. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен ''Arbëri'' яисә ''Arbëni'' дип йөрткәннәр, үзләрен исә ''Arbëresh'' яки ''Arbënesh'' дигәннәр.
 
Бүгенгесе көндә [[албаннар]] дәүләтләрен ''Shqipëria'' дип атыйлар. [[17 гасыр]] башында бу топоним һәм ''Shqiptarë'' этнонимы моңарчы гамәлдә булган ''Arbëria'' белән Arbëresh’ны''Arbëresh''’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр<ref>Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964.</ref>.
 
[[Төрек теле]]ндә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган ''Арнаутлык'' топонимы исә албаннарның этник төркеме — [[арнаутлар]] белән бәйле.
[[File:Shpella e zeze - Pellumbas.jpg|thumb|left|230px|Илнең башкаласы [[Тирана]] шәһәре янында Пеллумба мәгарәсе]]
 
Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының [[Иллирия]] турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре [[Урта Палеолит]] һәм [[Ахыргы Палеолит]] дәверләренә карый. Аларны [[Саранда]] шәһәре янындагы Ксара авылында һәм [[Тирана]] кырындагы [[Дайти тавы]]нда таптылар<ref>F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–90</ref>. Ксара тирәсендәге мәгарәдә табылган әйберләр арасында чакматаш һәм яшмадан ясалган предметлар һәм хайваннарның ташка әйләнеп каткан сөякләре бар, ә Дайти тавындагы табылдыклар сөякләр һәм [[Ориньяк культура]]сына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена ([[Монтенегро]]) һәм төньяк-көнбатыш [[Греция]] табылдыкларына бик тә охшаш <ref>F. Prendi, "The Prehistory of Albania", The Cambridge Ancient History, 2nd edn., vol. 3, part 1: [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA187 The Prehistory of the Balkans; and the Middle East and the Aegean World, Tenth to Eighth Centuries B.C.], ed. John Boardman et al. (Cambridge: Cambridge UP, 1982), 189–9</ref>. Үзәк һәм көньяк Албаниядә казып алынган [[тумулус]]лардан чыккан [[бронза чоры]] артефактлары көньяк-көнбатыш [[Македония]] һәм Лефкада (Греция) белән тыгыз элемтә булуын күрсәтә. Археологлар фикеренчә, безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкның уртасында бу төбәкләргә протогрек телендә сөйләшкән һинд-аурупа халыклары килеп урнашкан. Бу халыкның бер өлеше соңрак, б. э. к. 1600 еллар тирәсендә [[Микена]]га китә һәм анда [[Микена цивилизациясе]]н төзи. Халыкның башка төркеме, [[иллирийлар]], Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.<ref>John Boardman. [https://books.google.com/books?id=vXljf8JqmkoC&pg=PA629&dq=greek+speaker+bronze+albania+helladic&hl=el&ei=unx-TbHGMIuChQfXnsmmBw&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=5&ved=0CD0Q6AEwBA#v=onepage&q=%22tribes%20which%20held%20the%20Zeta%20valley%2C%20and%20as%20such%20they%20may%20have%20been%20the%20immediate%20neighbours%20of%20Greek-speaking%20tribes%20in%20the%20Bronze%20Age%22&f=false The prehistory of the Balkans and the Middle East and the Aegean world.] Cambridge University Press, 1982. ISBN 978-0-521-22496-3, p. 629</ref><ref>Wilkes John. [https://books.google.com/books?hl=el&id=4Nv6SPRKqs8C&q=illyrii#v=onepage&q=%22astride%20the%20modern%20frontier%20between%20Albania%20and%20Yugoslav%20Montenegro%22&f=false The Illyrians.] Wiley-Blackwell, 1995, ISBN 978-0-631-19807-9, p. 92</ref>
 
Борынгы заманнарда хәзерге Албания җирләрендә Иллирия кабиләләре яшәгән. Бу территорияне Иллирия дип йөрткәннәр, якынча алганда, ул [[Әдрән диңгез]]дән көнчыгышкарак, көньякта [[Вьосе]] елгасы тамагына таба сузылган район<ref>The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, ISBN 978-0-631-19807-9, page 92</ref><ref>Cambridge University Press. The Cambridge ancient history. 2000. ISBN 0-521-23447-6, page 261</ref>. Иллирия кабиләләрен беренче булып безнең эрага кадәр 4 гасырда язылган ''Эвксин диңгезе периплы'' хезмәтендә искә алалар<ref>The Illyrians (The Peoples of Europe) by John Wilkes, 1996, page 94</ref> . Көньякта каонианнар дигән грек кабиләсе яшәгән, аларның башкаласы Фоеник шәһәре булган. Диңгез буендагы Аполлония, Эпидамнос һәм Амантия колонияләрен б. э. к. 7 гасырда ук грек шәһәр-дәүләтләре төзи.
 
{{multiple image
}}
 
Бүгенге Албания җирләрендә борынгы заманда идарә иткән иң көчле кабиләләрнең берсе Ардиейлар булган. Ардией патшалыгы Плеурат II улы Агрон идарә иткән чорда иң куәтле чорын кичерә. Агрон күрше кабиләләр белән дә идарә итә<ref>Hammond, Nicholas Geoffrey Lemprière; Walbank, Frank William (1 January 1972). [https://books.google.com/books?id=qpb3JdwuDQIC A History of Macedonia: 336–167 B.C.] Clarendon Press. ISBN 978-0-19-814815-9.</ref>. Б. э. к. 230 елда Агрон үлгәч, аның хатыны Теута Ардией патшалыгының хакимәсенә әйләнә. Теутаның гаскәрләре илдән шактый көньяктарак, Иония диңгезенә таба урнашкан җирләрдә дә хәрби хәрәкәәтләр алып барган<ref>Jackson-Laufer, Guida Myrl (1 January 1999). Women Rulers Throughout the Ages: An Illustrated Guide. ABC-CLIO. pp. 382–383. ISBN 978-1-57607-091-8.</ref>. Б. э. к. 229 елда [[Рим империясе]] диңгездә кораблар талау белән шөгыльләнгән иллириялеләргә каршы сугыш игълан итә<ref>The History of Rome. D. Appleton & Company. 1 January 1846. p. 259.</ref>. Б. э. к. 227 елда сугыш тәмамлана һәм иллириялеләр җиңелә. Ардиейда исә хакимият Теутадан соң б. э. к. 181 елда Гентиуска күчә<ref>Wilkes, John (9 January 1996). The Illyrians. Wiley. p. 189. ISBN 978-0-631-19807-9.</ref>. Гентиус б.э.к. 168 елда Рим белән сугыш башлый, шул рәвешле Өченче Иллирия сугышы башлана. Конфликт б. э. к. 167 елда [[римлылар]]ның җиңүе һәм Иллириянең бәйсезлеге юкка чыгу белән тәмамлана. Рим бу төбәкне 3 административ берәмлеккә бүлә<ref>Marjeta Šašel Kos, "The Illyrian King Ballaeus – Some Historical Aspects", Épire, Illyrie, Macédoine: Mélanges offerts au professeur Pierre Cabanes, ed. Danièle Berranger (Clermont-Ferrand: Presses Universitaires Blaise Pascal, 2007), 127.</ref>.
 
=== Урта гасырлар ===
Албан дәүләтчелеге Урта гасырларда [[Арберия|Арбер кенәзлеге]] һәм [[Албания патшалыгы]] буларак формалаша башлый. Арбер кенәзлеге, яки Албанон ({{lang-sq|Arbër or Arbëria}}) Урта гасырларда беренче албан дәүләте булган. Аңа [[1190 ел]]да, [[Круя]] җирлегендә, [[Прогон]] исемле архон нигез сала. Прогоннан соң дәүләт белән аның уллары Гйин һәм Дмитри идарә итә. Алар чорында ил чәчәк атып кала. Прогон гаиләсенең соңгы вәкиле Димитер вафат булгач, кенәзлек Круя хакиме (архоны) [[Григорий Камонас]] кулына күчә<ref>Jireček, Konstantin; Thopia (1916). [https://books.google.com/books?id=Jr9DAAAAYAAJ Illyrisch-albanische Forschungen]. p. 239. Griechen Gregorios Kamonas</ref><ref>Abulafia, David; McKitterick (21 October 1999). [https://books.google.com/books?id=bclfdU_2lesC&pg=PA786 The New Cambridge Medieval History: Volume 5, C.1198-c.1300.] p. 786. ISBN 978-0-521-36289-4. Greco-Albanian lord Gregorios Kamonas</ref>, аннан соң монда [[Голем (Круя)|Голем]] хуҗа була. [[1255 ел]]да кенәзлек бетерелә<ref>Pickard, Rob; Çeliku, Florent (2008). [https://books.google.com/books?id=Bi8fjENzJacC Analysis and Reform of Cultural Heritage Policies in South-East Europe. Strasbourg: Council of Europe Publishing. p. 16.] ISBN 978-92-871-6265-6</ref>. Тарихчылар Пипа һәм Решишти фикеренчә, Арбанон албан дәүләтенең беренче караламасы булган, һәм соңрак ул империянең көнбатыш өлеше буларак ярымбәйсез халәтен саклаган ([[Эпирус деспотлыгы]] һәм [[Никея]] [[Ласкаридлары]] идарәсендә)<ref>Pipa, Arshi; Repishti, Sami (1984). Studies on Kosova. East European Monographs #155. pp. 7–8. ISBN 0-88033-047-3.</ref>.
 
[[1271 ел]]да Эпирус деспотлыгыннан тартып алган албан җирләрендә [[Анжуйлы Карл]] [[Албания патшалыгы (Урта гасыр)|Албания патшалыгына]] нигез сала. [[1272 ел]]ның февралендә ул «Албан патшасы» титулын ала. Патшалык [[Дуррес]] төбәгеннән (соңрак ул [[Диррахиум]] дип атала башлый) көньякка таба [[Бутринт]] ярларына кадәр җәелә. Патшалык барлыкка килгәч табигый рәвештә формалашкан католик сәяси структуралары [[Рим Папасы|папаның]] [[Балкан ярымутравы]]нда [[католиклык]]ны тарату планнарын башкару өчен яхшы нигезгә әверелә. Бу вакытта Төньяк Албания территориясе белән идарә иткән [[Анжуйлы Елена]] да (ул Анжуйлы Карлның икетуган сеңлесе була) бу планны хуплый. Елена Төньяк Албания һәм Сербиядә хакимлек иткән дәвердә 30га якын католик чиркәве һәм монастыре төзелә<ref>Etleva, Lala (2008). Regnum Albaniae, the Papal Curia, and the Western Visions of a Borderline Nobility (PDF). Cambridge University Press.</ref>. [[1331]]-[[1355 ел]]ларда [[Сербия империясе]] Албанияне яулап ала. Бу империя яшәүдән туктагач, берничә албан кенәзлеге барлыкка килә. Алар арасында иң куәтлеләре Бальша, Топия, Кастриоти, Музака һәм Арианти була. [[XIV гасыр]]ның беренче яртысында [[Госманлы империясе]] Албания җирләренең күпчелек өлешенә бәреп керәләр. [[1444 ел]]да албан кенәзлекләрен Албаниянең милли каһарманы [[Георгий Кастриоти Скандербег]] берләштерә. Скандербег албаннарның госманлыларга каршы хәрәкәтен җитәкли.
 
=== Госманлы чоры ===
[[File:Kompleksi Monumental i Lidhjes Shqiptare të Prizrenit 9384n.jpg|left|thumb|230px|[[Призрен]]да Призрен лигасы бинасы, ишек алдыннан күренеш.]]
 
Албаннарның милли яңарыш чоры (''Rilindja Kombëtare'') [[1870 ел]]ларда башлана һәм Албания үзенең бәйсезлеген игълан иткәнче, ягъни 1912 елга кадәр дәвам итә. [[1878 ел]]да Косово вилаятенең [[Призрен]] исемле борынгы шәһәрендә Призрен лигасы (Албан милләтенең хокукларын яклау лигасы,'' Lidhja e Prizrenit'') төзелә. Баштарак төрек хакимияте лиганың эшчәнлеген хуплый, чөнки лига мөселман җирбиләүчеләренең һәм халыкның төрек администрациясе белән бергә дини бердәмлеген яклап чыга. Госманлылар мөселман бердәмлеген яклаучыларны хуплый һәм аларга ярдәм итә, мөселман җирләрен, шул исәптән Босния белән Һерцеговинаны сакларга чакыра. Шуңа күрә дә лига — берләшмә «Чын мөселманнар комитеты» (''Komiteti i Myslimanëve të Vërtetë'') дип аталган. Лига Карарнамә исемле декрет чыгара. Бу текст төньяк Албания, [[Эпирус]] һәм [[Босния]] халкына прокламациядән гыйбарәт булган. Өндәмәдә бу җирләрне [[Болгария]], [[Сербия]] һәм [[Каратау]] патшалыкларыннан саклау һәм Госманлы империясе белән территориаль бердәмлекне яклау турында сүз бара. Хәлбуки, 1878 елның 18 июнендә Лигада нибары 47 мөселман делегаты гына бу декретка кул куя, ә җыенда барысы 300 мөселман катнаша, шул исәптән, Босниядән делегатлар була, Призрен санҗагыннан санҗакбәй килә, ул үзәк хакимият вәкиле буларак катнаша.
 
[[Файл:VithkuqiScript.png|230px|thumb|right|Наум Векилһарҗиның әлифбасыннан хәрефләр, 1845 ел]]
Илнең башкаласы [[Тирана]]да 700 меңнән артык кеше яши. Дәүләтнең башка зур шәһәрләре — [[Дуррес]], [[Корча]], [[Элбасан]], [[Шкодер]], [[Гирокастра]], [[Влёра]] һәм [[Кукес]].
 
[[Балкан ярымутравы]]ның өч иң зур һәм иң тирән тектоник күлләре өлешчә Албаниядә урнашкан. Илнең төньяк-көнбатышындагы [[Шкодер күле]]нең мәйданы 370 — 530370—530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы [[Охрид күле]] илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл [[ЮНЕСКО]] саклавы астында, аның максималь тирәнлеге 289 метр, монда уникаль флора һәм фауна тереклек итә. Кечкенә генә [[Бутринти күле]] тектоник күлләрнең өченчесе. Ул [[Бутринт милли паркы]]нда урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер дүрткел чакрымнан (км²) зуррак: [[Сазани утравы|Сазани]] һәм Куне утраулары.
 
<gallery mode="packed" heights="150px" caption="Албания географиясе">
File:Gjipe beach, Albania.JPG|[[Караборын ярымутравы, Албания|Караборын ярымутравы]], монда Әдрән диңгезе белән Ионик диңгез очраша.
File:Mali_Korabit.jpg|[[Кораб тавы]], Албаниянең иң биек [[Албания тауларының исемлеге|тавы]].
Биек таулы тезмәләрдә явым-төшемнәр көчлерәк була. Аларны теркәгән ышанычлы һәм төгәл чыганаклар юк, ләкин еллык күләме 1800 мм тирәсе дип бәялиләр, ә кайбер төньяк районнарда хәтта 2550 ммга да җитә. Көнбатыш [[Проклетие|Албан Альплары]] (Бога үзәнлеге) [[Аурупа]]ның иң дымлы урыннарының берсе, монда ел саен 3100 мм явым-төшем ява<ref>[http://qendrim.forumotion.net/gjeografia-f61/tiparet-e-pergjithshme-te-klimes-t3725.htm "Tiparet e pergjithshme te klimes".] Qendrim.forumotion.net.</ref>. Яр буе зонасында ел фасылына бәйле үзгәрешләр бик сизелерлек түгел. Эчтә урнашкан биегрәк тауларда, үзәктәге калкулыкларга караганда, явым-төшемнәр азрак була. Рельефтагы аермалар җирлекләрдә төрле үзгәрешләрнең сәбәпчесе, ләкин ел фасылларына карап бүленеш теләсә кайсы өлкәдә даими саклана. [[2009 ел]]да [[Колорадо университеты]]ннан килгән экспедиция Төньяк Албаниядәге Ләгънәтле тауларда дүрт кечкенә бозлык тапты. Бозлыклар чагыштырмача түбән биеклектә (2000 метр) урнашканга, мондый көньяк киңлек өчен уникаль дип саналалар<ref>[http://instaar.metapress.com/content/273213h3t4370272/ "Twenty-first Century Glaciers and Climate in the Prokletije Mountains, Albania Journal Arctic, Antarctic, and Alpine Research Publisher Institute of Arctic and Alpine Research, University of Colorado ISSN 1523-0430 (Print) 1938–4246 (Online) Issue Volume 41, Number 4 / November 2009 DOI 10.1657/1938-4246-41.4.455 Pages 455–459 Online Date: 30 November 2009"]. Instaar.metapress.com.</ref>.
 
<gallery mode="packed" caption="Албаниянең климаты">
File:Ksamill-1.jpg|[[Ксамил]]дә [[Урта диңгез климаты|Урта диңгез буеның дымлы һәм коры климаты]].
File:2013-10-05 Valbona, Albania 8265.jpg|[[Вальбоне үзәнлеге милли паркы|Вальбоне милли паркының]] төньягында [[Дымлы континенталь климат|җәйге дымлы континенталь климат]].
Кечкенә ил булуына карамастан, Албаниянең табигате төрләргә бай. Геоморфология, климат һәм рельефның күптөрлелеге эндемик һәм субэндемик төрләрнең, шул исәптән, 27 эндемик һәм 160 субэндемик үсемлекнең тереклек итүенә уңайлы шартлар тудыра. Албаниядә барысы 3250дән артык үсемлек төренең барлыгы билгеле, бу Аурупада табылган барлык флора төрләренең якынча 30% дигән сүз.
 
Ил территориясенең өчтән бер өлешен диярлек ә бу 10 000 км2 тирәсе — [[урман]]нар алып тора, шуңа күрә мондагы [[флора]] бай. [[Фитогеография]] күзлегеннән караганда, Албания җирләре [[Голарктика патшалыгы]]на, [[Урта диңгез төбәге]]нә һәм [[Циркумбореал төбәге]]нең Иллирия вилаятенә керә. Ярга якын җирләр һәм түбәнлекләрдә Урта диңгез буйларына хас [[маквис]] үсә, ә югарырак биеклекләрдә [[имән]] урманнары өстенлек итә. [[Кара нарат]], [[бүк]] һәм [[ак чыршы]] биек тауларда очрый, 1800 метрдан югарырак биеклекләрдә [[альп болыннары]] үсә<ref>Bego, Ferdinand and Koni, Mynyr (1999) "Albania" in Blodlverslty Strategy and Action Plan. The National Environmental Agency</ref>.
 
[[Бөтендөнья кыргый табигать фонды]] мәгълүматларына һәм [[Аурупа әйләнә-тирә мөхит агентлыгы]] төзегән Аурупаның экологик төбәкләре санлы харитасына нигезләнеп, Албания территориясен өч экотөбәккә бүләләр: [[Иллириянең яфрак урманнары]], [[Пинд тауларының катнаш урманнары]] һәм [[Динар Альпларының катнаш урманнары]]. Урманнар күптөрле имезүчеләр өчен яшәү тирәлеге: монда [[бүре]]ләр, [[аю]]лар, [[кабан дуңгызлары]] һәм [[кара кәҗәләр]] (серналар) очрый. [[Селәүсен]], [[кыргый мәче]]ләр, [[нарат]] [[сусар]]ы һәм [[көзән]]нәр, сирәк булса да, илнең кайбер төбәкләрендә яшиләр. Бүгенгесе көндә Албаниядә умырткалы хайваннарның 760 тирәсендәге төре табылган. Алар арасында 350дән артык кош төре, 330 төче һәм диңгез су балыклары төре һәм 80 төр имезүче бар. Дөнья күләмендә куркыныч астында булган 91 биологик төр Албаниядә тереклек итә, алар арасында [[Далмация пеликаны]], [[кәрлә баклан]] һәм [[Аурупа диңгез мәрсин балыгы]] бар. Көньяктагы кыялы диңгез буйларында югалу куркынычы янаган [[Урта диңгез монах тюленьнәре]] яши. Әһәмиятле кошлар арасында, беренче чиратта, илнең милли символы булган [[алтын бөркет]]не аерып күрсәтергә кирәк<ref>Streissguth, Thomas (2010). Albania in Pictures. Twenty-First Century Books. ISBN 978-0-7613-4629-6.</ref>. Шулай ук козгыннар, суерлар һәм күпсанлы су кошлары да бар.
 
<gallery mode="packed" caption="Албаниянең флора һәм фаунасы">
File:Lynx lynx, Luchs 05.JPG|[[Селәүсен]]нәр Албаниядә һаман сакланган әле<ref>{{cite web|url=http://www.catsg.org/balkanlynx/01_recovery-programme/1_7_conferences/tirana-sept-08/Tirana_Proceedings_Trajce_et_al_2008_Conservation_of_the_critically_endangered_Balkan_lynx.pdf|title=Conservation of the Critically Endangered Balkan Lynx |publisher=Catsg.org |accessdate=5 January 2011}}</ref>
File:Aquila chrysaetos 3 (Martin Mecnarowski).jpg|[[Алтын бөркет]] — Албаниянең милли символы.<ref name="Streissguth">{{cite book|last=Streissguth|first=Thomas |url=https://books.google.com/?id=wL_-zcyLn6kC&pg=PA14|title=Albania in Pictures |publisher=Twenty-First Century Books |year=2010|isbn=978-0-7613-4629-6}}</ref>
 
== Административ корылыш ==
Албания – унитар дәүләт. Ил 12 өлкәгә бүленгән, һәрберсенең җирле шурасы һәм хакимияте бар. Өлкәләр илнең төп административ берәмлекләре, алар үзләре 61 муниципалитетка бүленгән. Алар өлкә кысаларында демографик, икътисади, социаль һәм мәдәни мәсьәләләр өчен җаваплы.
 
[[2000-елларга]] кадәр 12 өлкә 36 дистриктка бүленә иде.  Өлкәләр [[2000 ел]]ның [[31 июль|31 июлендә]] барлыкка китерелде һәм элеккеге 36 дистриктны алыштырды. Бу реформа [[2015 ел]]дан гамәлгә керде, шул чакта 309 коммуна һәм 65 муниципаль шура бетерелеп, 61 муниципалитет кына калдырылды. Бүгенгесе көндә илдә 2980гә якын авыл яки коммуна бар, элек аларны җирлекләр дип атыйлар иде. Муниципалитетлар җирле хакимиятнең беренче баскычы булып тора, алар җирле мәсьәләләр өчен җаваплы.
 
Халык саны ягыннан илнең иң зур өлкәсе – [[Тирана]], анда 800 меңнән артык кееше яши, аннан соң [[Фиери]] килә (300 000 кеше). Иң аз санлы өлкә 70 мең кеше яши торган [[Гирокастра]]. Мәйдан ягыннан илнең иң зур өлкәсе [[Корча]] (3 711 дүрткел километр), икенче урында [[Шкодер]] (3 562 дүрткел километр). Иң кечкенә өлкә [[Дуррес]], ул 766 дүрткел километр.
 
== Сәясәт ==
Илнең сәясәте [[Албания конституциясе]] кысаларында гамәлгә ашырыла. [[1913 ел]]да Албаниядә [[монархия]] оештырыла, аннары [[1920 ел]]да кыска вакытка [[җөмһүрият]] кертелә, аннары [[1928 ел]]дан ул яңадан демократик монархиягә әйләнә. Сугыштан соң илдә [[социалистик җөмһүрият]] оештырыла, ул [[коммунизм]] чоры тәмамланып, [[капитализм]] һәм [[демократия]] кайтарылганчы гамәлдә була. Бүгенгесе көндә Албания унитар парламентар конституцион җөмһүрият, ил президенты дәүләт башлыгы, ә премьер-министр хөкүмәт җитәкчесе буларак хезмәт итәләр <ref>https://www.constituteproject.org/constitution/Albania_2008?lang=en</ref>.
 
Президент дәүләтне җитәкли, хәрби көчләрнең югары сәргаскәре булып тора һәм барлык албан халкының бердәмлеген чагылдыра <ref>http://www.wipo.int/edocs/lexdocs/laws/sq/al/al057sq.pdf</ref>. Дәүләт башлыгы биш еллык мөддәткә парламент тарафыннан сайлана (парламент әгъзаларының биштән өче тавыш риза булырга тиеш). Президент Конституциянең һәм барлык кануннарның үтәлешен гарантияли, парламент сессиягә җыелмаган чакта аның вазыйфаларын башкара һәм премьер-министрны билгели. Башкарма хакимиятне хөкүмәт башлыгы һәм министрлар шурасы хөкүмәт гамәлгә ашыра. Парламент хөкүмәт төзелгәндә соңгы ризалыкны бирергә тиеш. Премьер-министр тышкы һәм эчке сәясәт өчен җавап тота, министрларның һәм башка дәүләт органнарының эшенә юнәлеш бирә һәм аларны контрольдә тота.
Парламент – Албания ватандашларының бер пулатлы вәкиллекле органы. Аның әгъзалары халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә туры, гомуми, периодик һәм тигез хокуклы сайлауларда яшерен тавыш бирү ярдәмендә сайлана. Парламентта 140 депутат бар, алар фирка исемлекләре нигезендә пропорциональ сайлау системасы белән сайлана. Парламент эчке һәм тышкы сәясәтнең юнәлешен билгели, Конституциягә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертә, башка дәүләткә сугыш игълан итә, халыкара килешүләрне раслый (ратификацияли) яки аларны гамәлдән чыгара, президентны, югары мәхкәмәне, баш прокурорны һәм аларның урынбасарларын сайлый, дәүләт радио һәм телевидениесе, дәүләт мәгълүмат агентлыклары һәм башка мәгълүмат чараларын идарә итә.
 
Парламент Албания ватандашларының бер пулатлы вәкиллекле органы. Аның әгъзалары халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә туры, гомуми, периодик һәм тигез хокуклы сайлауларда яшерен тавыш бирү ярдәмендә сайлана. Парламентта 140 депутат бар, алар фирка исемлекләре нигезендә пропорциональ сайлау системасы белән сайлана. Парламент эчке һәм тышкы сәясәтнең юнәлешен билгели, Конституциягә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертә, башка дәүләткә сугыш игълан итә, халыкара килешүләрне раслый (ратификацияли) яки аларны гамәлдән чыгара, президентны, югары мәхкәмәне, баш прокурорны һәм аларның урынбасарларын сайлый, дәүләт радио һәм телевидениесе, дәүләт мәгълүмат агентлыклары һәм башка мәгълүмат чараларын идарә итә.
Албаниянең юридик системасы – ватандашлык хокукы системасы, ул ватандашлык һәм җинаять эшләрен хәл итүче мәхкәмәләргә һәм административ мәхкәмәгә бүленә. Хокук системасы кодексларга салынган һәм француз хокукына нигезләнгән. Бу хакимият тармагының төп институтлары – Югары мәхкәмә, Конституция мәхкәмәсе, Апелляция мәхкәмәсе һәм административ мәхкәмә. Хокук саклау өчен Албан полициясе җаваплы. Полиция – илнең төп һәм иң зур көч органы. Ул җинаятьләрне тикшерә, патруль эшен башкара, юл хәрәкәтен күзәтә һәм дәүләт чиге аша чыгуны контрольдә тота.
 
Албаниянең юридик системасы – ватандашлык хокукы системасы, ул ватандашлык һәм җинаять эшләрен хәл итүче мәхкәмәләргә һәм административ мәхкәмәгә бүленә. Хокук системасы кодексларга салынган һәм француз хокукына нигезләнгән. Бу хакимият тармагының төп институтлары Югары мәхкәмә, Конституция мәхкәмәсе, Апелляция мәхкәмәсе һәм административ мәхкәмә. Хокук саклау өчен Албан полициясе җаваплы. Полиция илнең төп һәм иң зур көч органы. Ул җинаятьләрне тикшерә, патруль эшен башкара, юл хәрәкәтен күзәтә һәм дәүләт чиге аша чыгуны контрольдә тота.
 
== Искәрмәләр ==
26

правок