Кар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү
к викиләштерү
Юл номеры - 3:
'''Кар''' – ул кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты [[явым-төшем]], күбрәк салкын [[температура]]да барлыкка килә.
 
[[Җил]] [[көньяк]]та, [[океан]] һәм [[диңгез]] өстендә йөзеп йөргән [[болыт]]ларны төньякка куа. Салкын [[һава]]га килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page39 Җил каян килә? бит39]</ref> Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы [[кар бөртеге|кар бөртекләре]] барлыкка килә.
 
Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.