«Рифкать Исрафилов» битенең юрамалары арасында аерма

243 байта добавлено ,  1 год назад
к
төркем өстәү
к (using AWB)
к (төркем өстәү)
| һөнәр = театр режиссеры, актер
| туу датасы = 6.08.1941
| туу җире = [[Яңа Мөслим]], [[{{туу җире|Мәчетле районы]]|Мәчетле районында}}, [[Башкортстан]]
| гражданлык =
| милләт = татар
| башка мәгълүмат =
}}
'''Рифкать Вәкил улы Исрафилов'''; (''[[1941 ел]]ның [[6 август]]ы, [[ССРБ]], [[РСФСР]], [[БАССР]], [[Мәчетле районы]], [[Яңа Мөслим]]'') — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Рәсәйнең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/kyltyra-i-iskysstvo/2325.html Уфага Ырынбур театры килә]</ref>
==Тәрҗемәи хәле==
Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны [[Олы Ака]] урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта [[Чиләбе өлкәсе]]нең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны [[комсомол]] райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пиянир лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.
 
[[Стәрлетамак]] мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң [[Уфа]]да [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесында]] дәвам итә.
== Иҗат ==
[[1965 ел]] – [[Уфа сәнгать укуханәсе|сәнгать училищесының]] режиссерлык бүлеген тәмамлый. [[Гафури театры|Башкорт дәүләт академия театрының]] труппасына алына. [[1968 ел]]да А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.
[[Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Шәхесләр:Гафури театры]]
29 280

правок