Тосиро Мифунэ: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 23:
}}
 
'''Тосиро Мифунэ''' ({{lang-ja|三船 敏郎}}) [[1920 ел]]ның, [[1 апрель|1 апрелендә]], Кытай — [[1997 ел]], [[Митака]], [[Япония]]) — батыр кыяфәтле ир-атлар ролендә уйнаучы [[японнар|япон]] киноактёры. Режиссер [[Акира Куросава]] төшергән фильмнарда уйнап танылган.
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Кытайда япон коммерсанты гаиләсендә дөньяга килгән. Далянь шәһәрендә яшиләр. [[1939 ел]]ны Япония гаскәренә хезмәткә алына. Очкычтан аэро-фотога төшерү белән шөгыльләнгән.
 
[[1946 ел]]ны [[Токио]]га кайта һәм кинофирмага оператор ярдәмчесе итеп урнаша.
 
Беренче фильмнары [[1947 ел]]ны чыга. [[1948 ел]]ны аны Акиро Куросава күреп ала, шл ук елны Тосиро Мифунэ "Исерек фәрештә" фильмында баш рольдә уйный.
 
Тосиро Мифунэ белән Куросавага дан-шөһрәт [[1950 ел]]ны, «Расемон» нәфис фильмы белән килә. ТМ юлбасар Тадзёмару ролен башкара.
 
[[1951 ел]]ны Куросава [[Федор Достоевский|Достоевский]]ның «Дивана»сын кинога төшерә. Вакыйгалар Япониягә күчерелә. Тосиро Мифунэ дуамал япон сәүдәгәр малае Рогожинны уйный.
 
«Җиде самурай» ([[1954]]) фильмы шулай ук дөнья буйлап зур уңыш белән бара. Сюжет буенча бер төркем сукбай самурайлар ярлы авылны бандитларның талауларыннан коткара. ТМ ялган самурай Кикутиё ролен уйный.
 
[[1965 ел]]да Куросава төшергән «Кызыл сакал» фильмыннан соң режиссер белән Мифунэ арасындагы хезмәттәшлек тәмамлана. Мифунэ самурай образын уйнавын дәвам итә, ә Куросава борынгы феодаль Япония темасын кызыксынмый башлый.
 
1960 еллар башыннан Мифунэ Аурупа һәм АКШ киносында актив төшә башлый. «Кызыл кояш» ([[1971]]) [[вестерн]]ында Мифунэ япон императоры свитасыннан төшеп калган самурайны уйный, ә [[Чарльз Бронсон]] һәм [[Ален Делон]] — «Кыргый Көнбатыш»ның явыз башкисәрләрен.
 
== Фильмография ==