Вилһелм Радлов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
В.Радлов [[Казан университеты]] каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшендә актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле [[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтен [[татар теле]]ннән [[урыс теле]]нә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне [[1877]] елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.
 
Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киңкырлы булуы белән үзенчәлекле. [[1871]]-[[1884]] елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик лингвистика[[телбелем]] мәктәбе үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән.
 
[[1872 ел]]да Радлов “Образцы народной литературы тюркских племен” хезмәтенең 4нче томын, татар мәктәпләре өчен берничә дәреслек бастырып чыгара; 1882-1883 елларда ике чыгарышта (кисәктә) беренче мәртәбә төрки телләрнең “Vergleichende Grammatik der nordlichen Turksprachen. Phonetik” дигән чагыштырма фонетикасы басыла; [[1883 ел]]да “Aus Sibirien” хезмәте дөнья күрә, аны [[Көнбатыш Себер]] энциклопедиясе дип тә атыйлар.