Александр Пушкин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Kamolan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
 
== Биография ==
[[File:Pushkin A Oemetbaev M Bagchasaray Fontany.pdf|left|thumb|Багъчасарай фонтаны. Рус шагыйрләреннән мәшһүр Александр Пушкин җәнәбләренең туган көненән башлап – йөз сәнә тулган көненең 1899 нче елда 26 майда, ядкәре өчен тәрҗемә улынмышдыр.]]
Александр Сергеевич Пушкин [[1799]] елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне урысча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, [[урысча]]га караганда [[французча]] яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла.