Геометрия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Sabircan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
к {{ҮК}}
Юл номеры - 1:
{{ҮК}}
'''Гыйльме һәндәсә'''<ref>'''Һәндәсә''' ''ис.'' 1) Геометрия. 2) Инженерлык эше.
 
Строка 9 ⟶ 10 :
 
IXX-XX гасырлар чигендә [[Математика|риязиятта]] абстракт карашларның үсеше һәндәсәне күплекләр назарияты нигезенә күчерүгә килтерә. Француз риязыйсы [[Пуанкаре|А. Пуанкареның]] күп төрлелекләрдә интеграль исәпләүләр, француз риязыйсы [[М. Фреше]] белән алман риязыйсы [[Хаусдорф|Ф. Хаусдорфның]] метрик күп төрлелекләр назариятына караган һәм Мәскәү риязый мәктәбе вәкилдәренең ([[П. С. Александров]], [[П. С. Урысон]], [[А. Н. Колмогоров]], [[Л. С. Понтрягин]]) тикшеренү нәтиҗәләре һәндәсәнең яңа бүлеге — топология фәне барлыкка килүгә ярдәм итә, ә ул математиканың башка өлкәләре үсешенә дә зур йогынты ясый. XX гасырда дифференциаль һәндәсәдә ике юнәлеш билдәләнә. Беренче юнәлеш, математик анализ ысулдарын файдаланып, бирелгән нөктә тирәсендәге һәндәси объектларның локаль үзлекләрен өйрәнә һәм ул тикшерелә торган объектларны сызыкчалатырга, сызыклы [[Алгебра|җәбер]] (алгебра) ысулларын кулланырга мөмкинлек бирә. Шул юнәлешнең үсүе нәтиҗәсендә [[Риччи|К. Риччи]], [[Леви-Чивита|Т. Леви-Чивита]], [[Э. Картан]] һ.б. хезмәтләрендә тензорлы анализга, бәйләнгәнлек назариятына һәм ковариант дифференциаллауларга нигез салына. Икенче юнәлеш — дифференциаль топология — 1930 елдар уртасында [[Х. Уитни]] һәм [[Штифель|Э. Штифель]], [[Л. С. Понтрягин]], [[Ш. Чжень]] һ.б. хезмәтләрендә нигезләнә. Шыма күп төрлелекләрнең топологик инвариантларын, аларны сыйфатлаучы классларның [[Термин|истилахларын]] өйрәнгәндә гайәт зур нәтиҗәләргә ирешелә ([[В. А. Рохлин]], [[Д. У. Милнор]], [[М. Ф. Атья]] һ.б.). Гомүмән алганда, һәндәсә кәкреләр һәм өчлекләрнең төзелешен Евклид һәм нон-евклид фазаларында һәр яклап, шул исәптән аларның шыма түгеллеген һәм үзенчәлекле нөктәләре булуын да исәпкә алып өйрәнә ([[Н. В. Ефимов]], [[А. Д. Александров]], [[А. В. Погорелов]], [[Н. Кейпер]] һ.б.).
 
== Әдәбиәт ==