Нәби Дәүли: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Шагыйрь [[1910 ел]]ның [[1 июнь|1 июнендә]] [[Әлки районы]]ның Яңа Камка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьли ятим калып, [[Царицын]] балалар йортында тәрбияләнгән. Шунда фабрика-завод мәктәбен тәмамлагач, [[Данбас]] металлургия заводына эшкә җибәрелгән. [[1931 ел]]да [[Донецки]]да чыга торган [[Донбасс эшчесе|«Пролетар»]] газетасы редакциясенә күчә. 1932-1934 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң, [[Казан]]га кайтып, [[Яшь сталинчы]] газетасы редакциясендә эшли.
 
[[Бөек Ватан сугышы]]ның беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында [[Орша]] шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә [[Өченче рейх|Германиягә]] озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, [[Совет Армиясе]]нә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.
 
Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре”, “[[Уфа каласы ни өчен матур]]?”<ref>[http://shigriyat.ru/authors/nabi-dauli/ufa-kalasy-matur ]</ref> кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.