Әхмәт Ерикәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
==Биография==
Әхмәт Ерикәй [[1902 ел]]да [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, [[Зылатаус]], [[Нязепетровск]], һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә вулыс башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. [[1927 ел]]да Ә.Ерикәй [[Мәскәү]]гә килә һәм [[Дәүләт журналистика институты]]на укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, [[Эшче (гәҗит)|«Эшче» газетасы]] [[редакция]]сендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
 
[[1932 ел|1932]]–[[1935 ел]]ларда [[Гослитиздат]]ның [[ССРБ]] халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.