Мөхлисә Бубый: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 33:
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Бубый [[Троицк]] шәһәренә ([[Ырынбур губернасы]]) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]]ида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
1917 елда аны Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Хатын-кызлар арасында дөньяда беренче казый була ул. 1917 елдан [[Уфа]]да эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, митрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Бубый шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, [[Өлфәт (гәҗит)|«Өлфәт»]], [[Әхбар (газета)|«Әхбар»]], [[«Вакыт» газетасы|«Вакыт»]] газеталарында, [[«Сөембикә» журналы|«Сөембикә»]], [[Ислам мәҗәлләсе (журнал)|«Ислам
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә [[1937 ел]]да кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.
|