Төньяк Боз океаны: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре: clean up |
к using AWB |
||
Юл номеры - 90:
Океанның биологик байлыклары зур түгел. [[Атлантика]] яны районында балык тоталар һәм суүсемнәр җыялар, тюлень аулыйлар. Океанда кит аулау бик нык чикләнгән.
[[Төньяк диңгез юлы]]н үзләштерү үткән гасырның 30 нчы елларында гына башланды. [[Төньяк диңгез юлы]] — [[Арктика]]да суднолар йөрүнең төп мәгистрәле, ул [[Европа]] һәм Ерак Көнчыгыш портлары арасын шактый нык кыскарта. Төньяк диңгез юлы [[Себер]]не үзләштерүдә гаять зур роль уйный. Бу юл белән [[Себер]]гә җиһазлар һәм азык-төлек алып баралар, аннан агач һәм руда кайтаралар. Навигация 2—4 айлап дәвам итә, ә аерым урыннарда, бозваткычлар йөреп торганда, ул озаккарак сузыла. Эре портлар: [[Мурманск]], [[Беломорск]], [[Әрхәнгелск|Архангельск]], [[Диксон]], [[Тикси]], [[Певек]] (Русия); [[Тромсё|Тромсө]], [[Тронхейм|Тронһейм]] ([[Норвегия]]);
Төньяк Боз океанын кыю кешеләр — «полярниклар» (котыпчылар) өйрәнә. Котыпчы булу [[профессия]] белән генә түгел, бәлки географик эшчәнлек белән дә билгеләнә. Кешенең куәтле техникадан файдалануына карамастан, Төньяк Боз океанында эшләү кыен һәм куркыныч. Котыпчыларга кыюлык һәм батырлык, чыдамлык һәм хезмәт сөкәчәнлек кенә түгел, бәлки югары һөнәри осталык та хас.
|