География: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильвир (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Sabircan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{rq|stub|wikify|image}}
{{Портал|Фән|Җирне өйрәнүче фәннәр|География}}
'''География''', яки '''җәгърафия''' ({{lang-el|γεωγραφία}}, γεια — [[Җир шары]] һәм γράφω — язарга, тасвирларга, [[Гарәп теле|гарәп]]. جغرافية) — табигый һәм территориаль хуҗалык комплексларын һәм аларның компонентларын өйрәнүче фәннәр тупламасы.
 
Җәгърафия урындагы, төбәк һәм глобаль кимәлдә җәгърафик мөхит компонентларының урынлашу канунлыкларын, кеше һәм табигать бәйләнеше процессларын, җәмгыять һәм табигатьне файдалануның территориаль оешмасының гыйльми нигезләрен, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше кануннарын өйрәнә. Табигать (физик-җәгърафик) һәм иҗтимагый фәннәргә бүленә. Табигый җәгърафик фәннәргә комплекслы [[физик география]] һәм аннан аерылып чыккан геоморфология, туфрак җәгърафиясы, гидрология, климатология, биоҗәгърафия, палеоҗәгърафия, тарихи җәгърафия һ.б.; иҗт. фәннәргә иктисади һәм социаль җәгърафия, халык җәгърафиясы, сәяси җәгърафия һ.б. карый. Җәгърафик фәннәр комплексына шулай ук илләрне өйрәнү һәм гамәли җәгърафик фәннәр (медицина җәгърафиясы, хәрби җәгърафия, рекреацион җәгърафия, мәдәниәт җәгърафиясы һ.б.) керә. Фәннәр арасында мөһим урынны картография алып тора.