Идел буе Болгары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 339:
Төсле металлурги дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт-саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр һәм башкаларны ясаганнар.
 
Ювелирлык һөнәре болгарларда камиллеге белән аерылып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәртүнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, {{comment|җепкыр|филигрань}} эше - бик нечкә алтын яки көмеш җепселләрдән әйберләр үреп ясау - осталыгына ия булган. Бер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыскыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар.
 
Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар осталары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа территориясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягында алар күршеләреннән бик өстен торганнар.