Гаяз Исхакый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
Г.Исхакый университетка керү теләге белән [[Казан]]га кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.
 
[[1904 ел|1904]]нче елда ул тагын [[Казан]]га килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "[[Таң йолдызы (гәҗит)|Таң йолдызы" гәзитен]] оештыра (Ул [[1906|1906 елның]] 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан [[Сәгыйть Рәмиев]] мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы [[Чистай]]ныкына) ябалар. [[1907|1907 елның]] 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, [[Архангил]] губернасының [[Пинега]] шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. [[1908|1908 елның]] июлендә [[Питырбур]]га килеп чыга, аннан [[Төркия]]гә китә. [[1909|1909 елның]] көзендә яшертен генә [[Питырбур]]га килә. Кышны башкалада, ә җәйне [[Финләндия]]дә үткәреп, көз көне яңадан [[Төркия]]гә килә. [[1911|1911 елда]] ялган [[паспорт]] белән [[Питырбур]]га кайта, ләкин аны тоталар һәм [[Архангил губернасы]]ның [[Мезень]] шәһәренә җибәрәләр.
[[Рәсем:M A Ishaki Idilli yanartilgan qaber may 2006.JPG|right|200px|thumb|Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия]]
[[1913|1913 елның]] 4 апрелендә азат итәләр, ләкин [[Казан]]га кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип [[Казан]]га, аннары туган авылына кайтып китә.